tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Сахалинга сәяхәт
Сахалинга сәяхәт

Сахалинга сәяхәт

Язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова, милләттәшләр чакыруы буенча һәм Бөтендөнья татар конгрессының юлламасы белән, сентябрь аенда Сахалин утравында булып кайтты. Ул өлкәнең татарлар күпләп яшәгән Көньяк Сахалин, Холмск, Корсаков, Оха, Ноглинки, Тым, Александровск-Сахалинск, Долинск шәһәрләрендә һәм Ныш, Советский авылларында булды, анда милләттәшләребез белән очрашулар уздырды, архивларда, музейларда, китапханәләрдә татар тарихы белән бәйле материалларны өйрәнде. Фәүзия Бәйрәмова Көньяк Сахалин шәһәрендә өлкә дәүләт архивында, крайны өйрәнү музеенда, өлкә дәүләт китапханәсендә махсус булып, утрауда татарлар тарихы белән бәйле бай материал туплады. Шулай ук өлкә дәүләт китапханәсендә җирле галимнәр һәм урыс зыялылары, татар активистлары катнашында тарихка багышланган “Түгәрәк өстәл” дә уздырылды.Фәүзия Бәйрәмова анда үзенең Сахалинга килү максатын сөйләде, татарларның утрауда узган тарихы һәм бүгенге тормышы турында китап язу өчен материал туплавы хакында әйтте. Ул шулай ук “Туган тел” татар оешмасы җитәкчесе Зәкия Вәлитовага, 50 яшьлек юбилее уңаеннан, Татарстан Республикасы хөкүмәте җитәкчесе Илдар Халиковның “Рәхмәт хатын” һәм татар конгрессының бүләкләрен тапшырды.

Бүгенге көндә Сахалин утравында, соңгы халык саны алу нәтиҗәләре буенча, биш меңләп татар яши, әмма татарларның әйтүе буенча, бу сан күбрәк булырга тиеш. Борынгы татар тарихы бирдә Чыңгыз хан нәселе идарәсе чоры белән дә (13 гасыр), аннан да борынгы төрки сак кабиләләре тарихы белән дә бәйле, алар топонимикада, җир-су атамаларында әле дә саклана. Ә якын, материал тарих исә патша заманы, каторжаннар чоры белән башланып китә, 19 гасыр азагында Сахалин утравы төрмәләрендә йөзләгән тоткын татар утыруы билгеле. Фәүзия Бәйрәмова аларның эзләре буенча Александровск-Сахалинск шәһәрендә булды, каторжан татарларның исемлеген торгызды, мәчет урыннарын эзләп тапты. Шунысын да әйтергә кирәк, бөек язучы Антон Павлович Чехов үзенең “Остров Сахалин” китабында каторжан татарлар турында күп мәгълүмат биргән, аның сан алу анкеталарыннан утрауда яшәгән һәр татар турында хәбәр алырга мөмкин.

Сахалин утравында татарларның фаҗигале тарихы белән бәйле тагы бер урын бар, ул – иң төньякка урнашкан Оха шәһәре. Утызынчы елларда биредә, япон шпионы, дип дистәләгән татарны атып үтергәннәр, төрмәләргә япканнар. Фәүзия Бәйрәмова биредә дә булды, репрессияләнгән татарларның исемлеген торгызды, аларның нәселләре белән очрашты. Оха – беренче татар нефтьчеләре һәм газчылары шәһәре, алар биредә гади бораулаучылардан башлап, генераль директор дәрәҗәсенә кадәр үскәннәр, татар җитәкчеләре Җәүдәт Моратов һәм Рамил Вәлитовларның рәсемнәре бүген дә Оха музееның түрендә тора. Шунысын да әйтергә кирәк, Сахалин утравының иң карт кешесе дә Оха шәһәрендә яши, ул – 102 яшьлек татар карчыгы, тумышы белән Балык Бистәсе районының Олы Әшнәк авылынанан Миңсылу әби Бәдретдинова. Фәүзия Бәйрәмова аның белән дә махсус очрашты, инде сукырайган әбигә бүләкләрен һәм туган яклардан алып килгән мәтрүшкәләрне тапшырды.

1949 еллардан исә Сахалин утравына татарларны дәүләт программасы белән күпләп күчереп утырта башлыйлар, алар “переселенец”лар дип аталалар һәм бүген дә өлкәнең Ныш һәм Советский (Айханә) авылларында яшәп яталар. Язучы, тарихчы Фәүзия Бәйрәмова бу авылларда да булды, татарлар белән махсус очрашты, аларның тарихларын язып алды, алып килгән китапарын һәм бүләкләрен тапшырды. Күпчелеге Татарстанның Биектау, Дөбьяз районнарыннан күчерелгән бу татарлар әле һаман авыл тормышы белән яшәп яталар, телне һәм динне беләләр, әмма аларның балалары инде барысы да урыслашкан һәм катнаш гаиләләрдә яшиләр. Шунысын да әйтергә кирәк, Советский авылында өлкәдә бердәнбер татар зираты бар, тирә-яктагы шәһәрләрдән мөселман-татарларны шунда китереп күмәләр.

Каторга заманында да ике мәчете булган Сахалин утравында бүген бер генә мәчет тә юк, мөселманнар җомга намазларын һәм гаетләрне ташландык складта укыйлар. Бүгенге көндә Көньяк Сахалин шәһәрендә мәчет салына башлаган, Охада проекты бар, әмма каршылыклар да бик күп, биредә яшәүче татарлар мәчет салуда Татастаннан да ярдәм көтәләр. Өлкәдә берничә мөселман оешмасы бар, татар оешмалары да берничә, әмма аларның үзара каршылыклары да шактый, “Туган тел” укыту-мәдәни үзәгеннән кала, Көньяк Сахалин шәһәре милли-мәдәни автономиясе эшләп килә. Фәүзия Бәйрәмова бу оешмаларның барысы белән дә очрашты, халык алдында чыгышлар ясады, милләтебез өчен бергәләп эшләргә өндәде, татар тарихын бергәләп күтәрергә чакырды. Өлкә җитәкчелеге, музей, архив һәм китапханә хезмәткәрләре, милләттәшләребез Фәүзия Бәйрәмовага Сахалин тарихы турында кыйммәтле китаплар, истәлекле бүләкләр тапшырдылар, аны бирегә тагы килергә чакырдылар.

Халыкның әйтүе буенча, Фәүзия Бәйрәмова татар тарихын өйрәнү максатыннан Сахалин утравына аяк баскан беренче татар тархихчысы һәм язучысы булып чыкты. Ул Холмск шәһәре янындагы Татар бугазында, Оха һәм Корсаков шәһәрләрендә, Тын океан ярларында, миләттәшләребез белән бергә Татар байрагын, Татарстан әләмен күтәрде, биредә татарлар дә яшәгәнен, борынгы татар тарихы да барлыгын Сахалин утравындагыларга белдерде. Фәүзия Бәйрәмова шулай ук җирле нивх, уильта, эвенк кабиләләре вәкилләре, кореялылар, японнар белән дә очрашты, алар хакында бай материал туплады, айна кабиләләрен махсус өйрәнде. Фәүзия Бәйрәмованың Сахалин язмалары матбугат битләрендә һәм аерым китап булып басылып чыгар, дип көтелә.

Автор: Тарихи-мәдәни мирас фондының матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*