tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Авыл кызы кирәк иде … киленлеккә
Авыл кызы кирәк иде … киленлеккә

Авыл кызы кирәк иде … киленлеккә

Август ае туйларга, никахларга иң бай айдыр ул. Бәхеттән балкыган яшь парларны күргәннән соң: «Кайда калды шундый чакларым?» – дип ямансулап та куясың хәтта. Гаиләдә була торган төрле эреле-ваклы мәшәкатьләр беркемгә кагылмавын теләсәң дә… булмый шул, алар бар һәм булачак. Гаеплене эзли башласаң да, очына чыгармын димә. Олылар яшьләрне, яшьләр өлкәннәрне гаепли. «Әнә элек димләп өйләнгәннәр әле, бик шәп яшәгәннәр, аерылышмаганнар», – дип фикер йөртүчеләр дә шактый. Тик элеккеге димләү белән бүгенгечә димләү арасында аерма юк түгел шул.

«Санлап яшәрдәй хатынлы итәсем килә…»

– Байлыгы да, бернәрсәсе дә кирәкми, Аллага шөкер, үзебезнеке җитәрлек. Әти-әнисе төшеп калганнардан булмаган, уртача гына гаиләдән авыл кызы кирәк иде киленлеккә, берәр димләрдәй танышың юкмы? – дип өметле күзләрен миңа төбәгән Земфира ханымның соравына җавап та биреп өлгермәдем, ул үзенекен дәвам итте. – Өйләнеп карады инде улым бер бай шәһәр кызына. Алар белән каберләрең якын булмасын. Бер сүз әйтергә ярамый, серкәсе су күтәрми, йокы бүлмәсенә кереп бикләнә дә телефоннан әти-әнисенә зарлана. Ярты сәгать тә үтми, тегеләре разборкага килеп җитә. Без кысылсак, зурга китәр дип курка идем. Малай бераз җебегәнрәк, ир була белмәде анысы да, булмаган гаепләре өчен гафу үтенә-үтенә тәмам чүпрәккә әйләнеп бетте. Көн дә «спектакль» куя башлагач, түзмәдем: «Тагын бер зарланып әти-әниеңә шалтыратасың икән, монда эзең дә булмасын», – дидем. Шул сүзләремне генә көткән диярсең, машинасына кием-салымнарын, бер шкаф туфлиларын төяде дә чыгып китте. Аллага шөкер, мин әйтәм, котылдык. Ярты ел эчендә күрсәтмәгән «спектакле» калмады, моңа тагын берәр ел түзсәм, валлаһи, баш өянәгеннән үлеп киткән булыр идем. Дөрес, улым гына ямансулап, миңа бераз үпкәләп йөрде, тик вакыт барысын да дәвалый, онытты бугай инде теге явызны.

– Нигә менә нәкъ авыл кызы кирәк соң? – дим.

– Сүзгә килгән саен чемоданын төяп чыгып китә торганнар кирәк түгел. Ә авыл кызлары аерылып кайтудан куркып, кеше алдында хурлыкка калмыйм дип яши. Дөрес, төрлесе бар хәзер авылда да, әмма юньлеләре бөтенләй үк бетмәгәндер әле. Әнә күршемнең малае авыл кызын алды, рәхәтләнеп яшәп яталар, тавыш-тыннары да чыкмый, тупылдап торган ике бала үстерәләр. Ә безнеке, бала турында сүз кузгатсаң, кара көя иде. Имеш, утызга кадәр баланы юләрләр генә таба. Хәзер яшьләрнең эш бик җайлы икән, аз гына сабыр итү турында уйларына да килми. Менә минем үземнең дә чыгып китәсем килгән чакларым күп булды, ләкин түздем бит, Аллага шөкер, гаиләмне саклап калдым. Улымны кеше танырга өйрәтә алмаганмындыр инде, шуңа күрә үзем исән-сау булганда, аны санлап яшәрдәй хатынлы итәсем, оныклар сөясем килә.

Тиешле кандидатура табып бирә алмагач, Земфира ханым: «Быел булмаса, бәлки, икенче елга берәр кыз таба алмассыңмы?» – дигән өметтә минем белән саубуллашты. Алла сакласын, авыртмаган башыма тимер тарак аламмы соң! Икенче килене дә ул дигәнчә булып чыкмаса, гаебеңне гомерең буена да «юып» бетерә алмассың…

«Хезмәтчелеккә һәм тәҗрибә туплар өчен генә кирәк идең…»

Татарстанның кечкенә генә бер шәһәрчегендә туып үскән Алсу, Казанда югары белем алганнан соң, туган шәһәренә ашыкты. Аның белгечлеге буенча эш табу Казанда җиңелрәк булса да, уеннан кире кайтмады. Сәбәбе дә юк түгел, чөнки биш ел очрашып йөргән мәхәббәте дә анда яши бит. Шактый вакыт очрашып йөрсәләр дә, егетенең өйләнешү турында авыз да ачмавы, әлбәттә, сәер иде. Әле бер сөйләшкәндә: «Хәзер егетләр гаилә корырга ашыкмый, авырга узмыйча аларны өйләндереп тә булмый, ахры», – дип зарланган да иде. Шуннан бераз вакыт узганнан соң, Алсу шатлыгын уртаклашырга шалтыратты: Мараты, ниһаять, әнисе киңәше буенча, тәкъдим ясаган бит!

Шау-шусыз гына мәчеттә никах укытып, кодагыйлар туйны ярты елдан соң үткәрергә сүз куешты. Таманча гына яшәүче зыялылар гаиләсендә туып үскән Алсу шактый зур фирма иясе булган каенатасы кул астында Мараты белән эшли дә башлады. Фирая апа да кызының шундый гаиләгә эләгүенә куанды инде: үзләреннән булмады, хет баласы рәхәттә яшәр!

Карап торышка да бар да яхшы, тел тидерерлек нәрсә юк. Үзләренә аерым өч бүлмәле фатир. Дөрес, анда Маратның урын өстендә ятучы әбисе бар барын. Тик аны карауны Алсу бер дә авырыксынмый: ашата, көненә ике тапкыр уколын ясый, асларын җыя, юындыра. Фатирларына ремонт ясап, яңа җиһазлар алганнан соң, ярты ел дигәнең үтеп тә китте. Туй көнен билгеләргә дип Маратның әти-әнисе янына баргач, Алсуның аяк астыннан җир убылгандай булды: әле туйга акча җыярга кирәк икән! Чит илләрдә ял итеп туймаган, яңа гына ике миллионга машина алган каенана белән каенатаның туйга акчалары юк, имеш! Кайтып бер елаганнан соң тынычланып, Марат әйткәнчә, шикарный туй күлмәге, шикарный туй турында хыялланып яшәвен дәвам итә Алсу.

Тагын ярты ел була дигәндә Маратның әбисе үлеп китте… һәм әлеге гаилә тарихының азагы җитте. Көтмәгәндә килеп кергән каенанасы Алсуга әйберләрен җыеп, чыгып китәргә куша. Эшнең нидә икәнлеген аңламаган Алсуга: «Син әбине карарга хезмәтчелеккә һәм улыма тәҗрибә туплар өчен генә кирәк идең», – дип салкын гына җавап бирә каенана, Марат исә аңлашып торуны бөтенләй кирәк тапмый.

Кеше язмышы белән уйнарга, кемнеңдер йөрәк парәсен шулай мыскыл итәргә беркемнең дә хакы юк. Гомер кыска, тормыш сәхифәсенең битләре дә хаталарны төзәтеп бетерергә җитмәве бар. Шуңа күрә һәркемгә үз тиңен табып, бәхетле булырга язсын.

Автор:  Гөлнара Зиннәтуллина
Чыганак: «Шәһри Казан»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*