Бер гасыр. Үзешчән сәнгать театры өчен бу шактый озын гомер. Камышлы татар халык театры узган юл озын, данлы, мактаулы һәм гыйбрәтле. Бәйрәм кичәсе “Нур” информация үзәге җитәкчесе Рөстәм Бәдретдинов видеоязмаларын күрсәтү белән башланып китте. Видеоязманы караган театр ветераннары хатирәләрен яңарттылар, ә хәзерге буын артистлары театр аларның тормышында нинди роль уйнавы турында сөйләп үттеләр.
…Театр көлдерәдер, уйнатадыр, үткән гомерләрне уйлатадыр, дигән бөек татар шагыйре Габдулла Тукай. Әйе, дөрестән дә, үткәнен хәтерләмәгәннең киләчәге булмый. Ә Камышлы авылының үзешчән театры, буыннар тәҗрибәсенә таянып, үз халкына, үз милләтенә хезмәт итүне бүген дә дәвам итә. Илебез тормышында, сәясәттә нинди генә борылышлар булса да, туган телебезгә тугры калып, милли гореф-гадәтләребезне, моңнарыбызны армый-талмый пропогандалап килә. Камышлы халкы да театр сәнгатен яратып, һәр сәхнә әсәрен көтеп алып, рәхәтләнеп карап, артистларны кайнар алкышларга күмеп, чәчәк гөләмәләре бүләк итеп яши.
Тантанага театрга гашыйк тамашачылар, сәхнә ветераннары, аларның балалары һәм онык-оныкчыклары җыелып килгән иде. Кичә район башлыгы Рафаэль Баһаутдиновның котлавы белән башланып китте.
– Камышлы халык театры узган юл — данлы һәм мактаулы. Театр — татарның йөрәгендә, канында, күңел түрендә. Без үзебезнең театрны бик яратабыз, һәрбер яңа әсәрне көтеп алабыз, яратып карыйбыз, — диде ул. Рафаэль Камилович театр ветераннарына, артистларга һәм режиссерларга сәламәтлек, бәхет, иҗади уңышлар, тамашачыларының чиксез мәхәббәтен һәм кайнар алкышларын теләп, сәнгать осталарына — Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр, чәчәкләр, ә театрга 100 мең сумлык сертификат тапшырды.
Шулай ук Камышлы районы администрациясенең мәдәният, спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте комитеты җитәкчесе Резеда Төхбәтшина, җирле үзидарә башлыгы Фәһим Миневәлиев, “Туган як” иҗтимагый оешмасы җитәкчеләре Раилә Сафина һәм Рөстәм Хисмәтов та театр коллективына, ветераннарга үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, Мактаунамәләр, истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.
Шунысы куанычлы, театрның юбилеена Татарстаннан һәм Самарадан да мәртәбәле кунаклар килгән иде. Юбилей кичәсен алып барган Светлана Хәлимова һәм Линар Абсаттаров кунакларны бер-бер артлы сәхнә түренә чакырып, сүз бирделәр. Самара өлкәсе мәдәният министры исеменнән Ольга Кравченко, Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган шагыйрә, язучы, журналист Шәмсия Җиһангирова, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең Башкарма комитеты рәисе Әнвәр Горланов иң хөрмәтле кунаклар булдылар. Алар халык театры коллективын, ветераннарны олуг юбилей белән котлап, изге теләкләрен җиткерделәр, Мактаунамәләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Шәмсия ханым Атлас Төхбәтовка “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәте өчен” медале, театр коллективына бик матур сәгать, Рәфис Гыйззәтовка һәм Алия Кәримовага Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев имзалаган Рәхмәт хатлары тапшырды, ә мәдәният бүлегенә үзенең китабын бүләк итте һәм, халык соралуы буенча, берничә шигырен дә укып үтте.
Әлбәттә, кунаклар, тамашачылар бу кичәдә “Беренче театр”, “41нең арбалы хатыннары”, “Аналар көтәләр улларын”, “Әрем исе”, “Әниләр һәм бәбиләр”, “Гөргөри кияүләре” һәм “Алты кызга бер кияү” спектакльләреннән өзекләр карадылар, һәрбер артистны алкышларга күмделәр. “Серпантин” бию коллективы башкарган татар биюен дә, яшь җырчы Алмаз Галиев, ветеран җырчыларыбыз Наил Галимуллин, Наил Хәкимов (баянда Марат Шәйхетдинов) җырлаган ретро җырларны да, “Ак каен” ансамбленең танылган “Ярмәк вагы”н да (тальян гармунда Әсхәт Сәгыйров) тамашачы бик җылы кабул итте. Эдуард Сафин башкаруындагы “Театр” җыры үзе бер театр булды дисәм дә, һич ялгышмам.
Бу бәйрәмне үткәрүдә зур көч куйган мәдәният хезмәткәрләренә, артистларга, режиссер Гүзәлия Шакировага, кичәне алып барган Светлана Хәлимовага һәм Линар Абсаттаровка зур рәхмәтләребезне әйтеп, алдагы көннәрдә сәламәтлек, иҗади уңышлар теләп, киләсе очрашуларга кадәр аерылыштык. Камышлы татар халык театры мәңге яшәсен!
Рәйсә Төхбәтшина