tatruen
Главная / Новости / Сургут татар милли – мәдәни мохтариятында “Татар Якшәмбе” мәктәбе ачылды
Сургут татар милли – мәдәни мохтариятында “Татар Якшәмбе” мәктәбе ачылды

Сургут татар милли – мәдәни мохтариятында “Татар Якшәмбе” мәктәбе ачылды

Туган ягыннан читтә яшәгән һәркем өчен, кайда гына булуына карамасын, кайда гына яшәмәсен, үз туган теле, дине, гореф – гадәтләре якын. Ә Сургутлар өчен бу тагы да кадерлерәк кебек. Сургут татар милли – мәдәни мохтариятында “Татар Якшәмбе” мәктәбе үз татар балаларына ата-ана, әби-баба теле булган, Туган теле – татар телен өйрәтә.

Мондый зур масштабта эшләүче татар укыту үзәге Югра төбәгендә генә түгел, Россияда дә бармак белән генә санарлыктыр. Мохтариятта 35 елдан артык “Сандугач” җыр – бию ансамбле гөр килеп, бертуктаусыз эшләп тора. Бирегә балалар да, зурлар да бик теләп йөри. Татар җыр – сәнгатенә, гореф – гадәтләренә аерым зур басым ясала. Бар тырышлыгын куючы Нурия Әхәт кызы Җиһаншина күпме еллар бирегә килүчеләрне гел татарча тәрбияли. Бик күп еллар “Татар Якшәмбе” мәктәбе гөр килеп эшләп торды. Бу өлкәдә Шәрәфетдинова Гүзәл Минсалих кызы үзенең бик күп көчен куйды. Татар милли – мәдәни мохтарияты аңа да бик рәхмәтле. “Татар яшьләр берлеге” бик актив эш алып бара. Сургутта уздырылган шәһәркүләм чараларда, спорт ярышларында активлык күрсәтәләр. Гел беренчелекне яулыйлар. “Ак калфак” татар хатын – кызлар берлегенә йөрүчеләр бихисап. Атна саен диярлек татар активлары уздырылган эшләргә нәтиҗә ясап, алга планнар коралар. Билгеле, вәзгыять кушуы буенча күп кенә сораулар он – лайн чишелә. Күптән эш группалары булдырылды. Сургут Җәмигъ мәчетенең ишекләре бер ябылып тормый. Халыкка хезмәт күрсәтергә әзер милләттәшләребез шәһәребезнең һәр почмагында яши – эшли диярлек. Аллага шөкер! Шәһәр уртасында урнашкан “Татар үзәге” татар телен өйрәнергә теләүчеләрнең берсендә читтә калдырмый, таба җаен. Вәзгыять шартларын бераз этәреп, милләтебез хакы өчен, тырыша – тырмаша чит төбәктәге милләттәшләр!

9нчы октябрь көнне Сургутта “Татар якшәмбе” мәктәбе үз эшен башлап җибәрде. Якшәмбе мәктәбе укучыларына белемне тәҗрибәле укытучылар Гайнетдинова Алсу Рафаил кызы белән Авзалова Эльмира Наил кызы бирәчәк. Икесенең дә кулларында татар теле мөгаллимлеген дәлилләгән кенәгә һәм укыту – өйрәтү, балалар белән эшләү тәҗрибәсе бар. Зур дулкынлану, яхшы әзерлек белән бүгенге чараны уздырып җибәрделәр.

Ачылу тантанасына ХМАО – Югра Диния нәзарәте баш мөфтие, Югра татарлары иҗтимагый оешмасы рәисе Таһир хәзрәт Саматов, аның киңәшчесе, Сургут шәһәре иҗтимагый татар милли – мәдәни мохтарияты җитәкчесе урынбасары Риф Садыйков, Рәсәй энциклопедик гыйлемнәр академисе хакыйкый әгъзасы, Ханты-Манси автономияле округының атказанган фән эшлеклесе, педагогика фәннәр докторы, галим Рәфис Хәсән улы Шәймәрданов, Совет киңәшчеләре һәм  татар телен өйрәнергә теләүче балалар, әти – әниләр килгән иде.

Рәфис әфәнде дөрес әйтә: “Татар телен белмәү, әти – әниеңне, илеңне, динеңне, үзеңне хөрмәт итмәү”, ди. Үз – үзебезне хөрмәтлик, телебезне өйрәник. Карагыз әле, Зыятдинов Рөстәм, Тимур, Айнурлар бирегә даими йөреп аралашып торгач, ничек матур итеп татарча сөйләшәләр, җырлыйлар, бииләр. Даниэль белән Каринада кайчандыр бик оялып кына аралашалар иде. Бүгенгесе көндә матур итеп саф татарча шигырь сөйләп күрсәттеләр. Билгеле, балалар белән мәктәптән тыш, гаиләдә дә татарча аралашуга җылы игътибар бар. Татарлыгын онытмаган әти – әниләргә, зур рәхмәт. Мәктәп белән гаилә бергә эшләгәндә әллә нинди зур уңышларга ирешергә була. Ә биредә мөмкинлекләр җитәрлек, файдалана, куллана белергә генә кирәк.

Билгеле, заман чире күп киртәләр, күңелдә шикләр тудырып тора. Бер – беребезгә таянып, ныклы адымнар белән бергәләп атлыйк дуслар! Ана телендә сөйләшергә өйрәнү, аның үзенчәлекләренә төшенү, камилләштерү – укучыларыбыз өчен мәктәпкә йөрүнең төп максаты. Татар җанлы булу өчен, hәр бала нәкъ менә шундый милли рухта тәрбияләнеп, татар мөhитендә кайнап үсәргә тиештер. Сургут “Татар якшәмбе” мәктәбе ишекләре татар теле өйрәнүчеләр өчен ачык. Рәхим итегез, дуслар! Яшь аермасы юк.

Сургут татар милли – мәдәни мохтарияты

Оставить комментарий

Адрес Вашей электронной почты не будет опубликованОбязательные поля отмечены *

*