tatruen

Волгоград

Төрки чыганаклар буенча Идел буе Болгары дәверендә бу урында сәүдә ноктасы Сарысу шәһәрчеге (кайбер чыганак буенча Сары Тиен, болгарлар кайбер очракта тиен тире – тәңкә буларак кулланган иде) салынган.

Идел буе Болгары һәм Шәрекъ – Фарсы иле, Бохара әмирлеге – арасында сәүдә иткән өчен фактория шәһәрчеге булып торган. Алтын Урда чорында Сарысу шәһәре сәүдә-хәрби ныгытмасы булып торган. Аксак Тимер Алтын Урдага һөҗүм иткәннән соң 1391-1395 елларда татар Сарысу шәһәренә зур зыян китергән, күп биналар җимерелгән иде.

1589 елда татар Сарысу шәһәре рус гаскәре буйсындырган, һәм русча Сарысу – “Царицын” әйтелеше башланган. 1589 елдан 1925 елга кадәр шәһәр Цари́цын (Сарысу) исемен, ә 1925 елдан 1961 елга кадәр Сталингра́д исемен йөртә.

1942-1943 елларда барган Сталинград сугышы дөнья тарихында зур роль уйнаган, Икенче бөтендөнья сугышы иң зур хәрби-сәяси вакыйгасы.

Оставить комментарий

Адрес Вашей электронной почты не будет опубликованОбязательные поля отмечены *

*