“Ислам нуры-мәчетләрдә” конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 8 нче июньдә 13.00 сәгатьтә уза. Түбәндәге исемлектә күрсәтелгән җиңүчеләрне Казан шәһәре, К. Маркс урамы 38/5 адресы буенча Бөтендөнья татар конгрессы бинасында көтеп калабыз.
Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья татар конгрессы уздырган “Ислам нуры-мәчетләрдә” конкурсы Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланды. Ул 2022 елның 11 нче апрелендә башланып 21 нче майга кадәр дәвам итте.
Шушы вакыт аралыгында бәйгегә бик күп матур эшләр килде. Катнашучылар үз төбәкләрендәге мәчетләр, аларның тарихы, имамнары, авылда дин үсешенең бүгенгесе турында эчтәлекле язмалар һәм кызыклы фотосурәтләр җибәрде. Конкурска эшләр Казан, Чаллы шәһәрләреннән, Татарстанның Яңа Чишмә, Менделеевск, Теләче, Арча, Буа, Азнакай, Мамадыш, Апас, Әлки, Сарман, Әтнә, Мөслим, Чистай районнарыннан, шулай ук Самара, Омск өлкәләре, Чувашия, Башкортстан республикаларыннан килде.
“Ислам нуры-мәчетләрдә” конкурсының җиңүчеләре исемлеге:
10-14 яшьлекләр арасында:
I урын – Зәлинә Шәмиева ( 11 яшь, Яңа Чишмә районы)
II урын – Муса Нургалиев (13 яшь, Казан шәһәре)
III урын – Алсу Мансурова ( 13 яшь, Башкортстан, Бүзәк районы)
15-20 яшьлекләр арасында:
I урын – Йосыф Нургалиев ( 15 яшь, Казан шәһәре)
II урын – Әдилә Хәйбуллина ( 16 яшь, Буа районы)
III урын – Ислам Хәсәнов (17 яшь, Мөслим районы)
21 яшьтән өлкәнрәкләр арасында:
I урын – Әлфия Хәкимова ( 62 яшь, Чистай шәһәре)
Фәгыйлә Чумарова ( 64 яшь, Омск өлкәсе)
II урын – Алсу Дияр ( 58 яшь, Мамадыш районы)
Айсылу Сәгъдиева ( 29 яшь, Әтнә районы)
III урын – Венера Хәйруллина ( 62 яшь, Апас районы)
Кәүсәр Шәйхетдинова (66 яшь, Самара өлкәсе)
Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләр:
Фирая Ганиуллина (Мингалиева) ( 55 яшь, Мамадыш районы)
Эльмира Хөсәенова ( 34 яшь, Чаллы шәһәре)
Рәйсә Фәйзуллина (63 яшь, Теләче районы)
Рәшид Амишов ( 35 яшь, Казан шәһәре)
Миләүшә Гәрәева ( 60 яшь, Мөслим районы)
Гөлнара Ибраһимова (48 яшь, Арча районы)
Зөлфия Ибраһимова (42 яшь, Теләче районы)