tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Тәртип радиосы» һәм «Рухи моң» иҗат берләшмәсе «Татар азаны. Балалар» бәйгесе игълан итә
«Тәртип радиосы» һәм «Рухи моң» иҗат берләшмәсе «Татар азаны. Балалар» бәйгесе игълан итә

«Тәртип радиосы» һәм «Рухи моң» иҗат берләшмәсе «Татар азаны. Балалар» бәйгесе игълан итә

“Тәртип радиосы” һәм “Рухи моң” иҗат берләшмәсе 14 яшькә кадәрге барлык малайларны да “Татар азаны. Балалар” бәйгесендә катнашырга чакыра.

Балалар бәйгедә әти-әнисе ярдәмендә яисә мәчет-мәдрәсәләрдәге остазлары булышлыгында катнаша ала. Бу турыда оештыручылар хәбәр итте.

Бәйге шартлары буенча, 14 яше тулмаган (балигълыкка ирешмәгән, тавышы калынаймаган) малайлар азандагы гарәп сүзләрен дөрес итеп әйтергә һәм азанны милли мәкамгә салырга тиеш.

Җиңүчеләр 8 июльдә Корбан гаетендә билгеле була. Аларга төрле бүләкләр каралган, диелә хәбәрдә.

  • Бәйге турында тулырак azan.tatar сайтында танышырга мөмкин.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*