Гомерен туган җирендә хезмәт итүгә багышлаган Сяит Ибраһим улы Таиров кебек тугры кешеләр хәзерге вакытта аз кала, ә бит нәкъ менә аларга авыл хуҗалыгы таяна. Үзләренең кечкенә Ватанына мәхәббәт тәрбияләгән әти-әниләренә рәхмәт.
Атюрьево районы Большой Шуструй авылында туып үскән һәм туган җиренә тугры калган; авылын һәм әти-әнисен ялгыз калдырырга теләмәгән кеше ул. Балачактан ук әти-әнисе һәм авылдашларының авыр крестьян хезмәтен күреп кенә калмый, ә үсеп җиткәч үзе актив авыл хезмәтчесенә әверелә. Шуңа күрә мондый тормыш перспективасы аны куркытмый. Мәктәпне тәмамлагач, Краснослободск Учхозында механик белгечлеге ала һәм туган колхозында инженер-механик булып эшли. Ә МАПО оешкач, анда механизатор булып күчә. Туган авылында әти-әнисе белән бер зур тату гаилә булып яши. Әтисе Ибраһим абый гомер буе механизатор булып эшләгән; ул 2005 елдан бирле алар белән юк. Ә бүген дә алар белән яшәгән әнисе Ряфика Ибраһим кызы 83 яшен тутырган.
– Аның тырышлыгы белән, безнең гаилә учагы җылы һәм без эштән өйгә шатланып кайтабыз: әниебез безне һәрвакыт елмаеп каршы ала һәм тәмле кайнар кичке аш белән сөендерә. Моның өчен хатыным Галина белән аңа бик рәхмәтле. Алла аңа сәламәтлек бирсен! Гомумән, йортыбыз ишеге кунаклар өчен һәрвакыт ачык. Анда бик тәмле пешерүче һәм кунакларны каршы алырга яратучы әни һәм хатыным Галина, ди язма героебыз.
Сяит Ибраһим улы бик яхшы гаилә башлыгы: Галина ханым һәм, һичшиксез, Ибраһим кызы Рафика ярдәме белән алар ике малай үстерәләр. Олысы башта үз тормышын зур шәһәрдә оештырырга карар итә. Әмма Мәскәүдә яшәп һәм полициядә 10 ел эшләгәннән соң, шулай да, шәһәр тормышы аның түгеллеген аңлап, туган ягына кайтырга карар итә. Хәзерге вакытта ул, әти-әнисе йортына кайткач, ит комбинатына эшкә урнаша. Әтисе сүзләренчә, Ирек – авыл эшенә күнеккән тырыш егет, шуңа күрә улының шәһәрдән кайтуына бик шат. Кече улы Адип Краснослобод медицина училищесында шәфкать туташы һөнәрен ала. Аннары белем алуын дәвам итә, нәтиҗәдә фельдшер була, хәзер Саранскида яши һәм Рузавкада белгечлеге буенча эшли. Ул өйләнгән, биш яшьлек улы бар – әбисе белән бабасының төп шатлыгы.
Оныкны аларга кунакка еш кына алып киләләр һәм калдыралар да; моңа чиксез шат алар. Ә Сяит бабае оныгын даими рәвештә иркәли. Бабасының буш вакыты да күп түгел, чөнки ул сезонда гына түгел, ә көзге-кышкы чорда да эшли, аның белән дә үткәрә.
Сяит Ибраһим улының туган җире – аның тормышы һәм язмышы. Хәзер, үткән елларына күз салып, ир-ат бернәрсәгә дә үкенми: 63 яшендәге Сяит Таиров туган авылында яшәргә һәм эшләргә калуын дөрес сайлау ясаган дип саный: «Район, республика һәм ил картасыннан мәңгегә юкка чыккан авыллар күпме? Әгәр без, авылда туып үскән кешеләр булмасак, авылны балаларыбыз һәм тарихыбыз өчен тагын кем саклар иде? ».
Нәселле механизатор Сяит Ибраһим улы Таиров районындагы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында иң яхшысы. Атюрьево районында хөрмәтле авыл хезмәтчесенең, тәҗрибәле меха-низаторның агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм ирешкән хезмәт уңышлары өчен тагын бер югары бүләккә – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәтенә лаек булган.
Наилә НАСЫРОВА
Чыганак: “Юлдаш” газетасы