tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов Мортаза Рәхимов һәйкәлен ачуда: Бу Россия масштабындагы эре дәүләт эшлеклесе һәм барыбызга да үрнәк
Рөстәм Миңнеханов Мортаза Рәхимов һәйкәлен ачуда: Бу Россия масштабындагы эре дәүләт эшлеклесе һәм барыбызга да үрнәк

Рөстәм Миңнеханов Мортаза Рәхимов һәйкәлен ачуда: Бу Россия масштабындагы эре дәүләт эшлеклесе һәм барыбызга да үрнәк

Мортаза Рәхимов – Россия масштабындагы эре дәүләт эшлеклесе һәм ничек эшләргә кирәклектә барыбызга да үрнәк булырлык үрнәк.. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Уфада Башкортстан Республикасының Беренче Президенты Мортаза Гобәйдулла улы Рәхимов һәйкәлен ачу тантанасында белдерде.

Исегезгә төшерәбез, чара Мортаза Рәхимовның тууына 90 ел тулуга багышланган һәм Уфа шәһәренең В.И. Ленин исемендәге паркында узды.

Һәйкәлне ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, кунаклар һәм чакырылганнар катнашты.

“Без бүген бу тантанада горурланып катнашабыз, – диде Рөстәм Миңнеханов, һәйкәл ачылышында чыгыш ясаганда. Мортаза Рәхимов ул Башкортстан масштабындагы дәүләт эшлеклесе генә түгел, ул Россиянең эре дәүләт эшлеклесе, үрнәк алырлык кеше. Мин аны шәхсән белә идем, күпләр өчен ул ничек эшләргә кирәклек мисалы! Чын күңелдән Башкортстанның тугандаш халкына үсеш һәм уңышлар телим. Мондый һәйкәл монда, Уфада барлыкка килгәне өчен рәхмәт»

Белешмә өчен:

Бүген, 2024 елның 7 февралендә, Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимовка 90 яшь тулган булыр иде. Юбилей датасына берничә чара туры китерелә, аларның иң мөһиме республиканың элеккеге лидерына һәйкәл ачу тантанасы була. Шулай ук Уфаның Энгельс һәм Первомайская урамнарындагы ике йортта мемориаль такталар урнаштыру планлаштырыла, анда Мортаза Рәхимов яшәгән һәм эшләгән, ә төбәкнең барлык мәктәпләрендә дә танылган дәүләт эшлеклесенә багышланган бердәй тематик дәрес узачак. Моннан тыш, Рәхимов турында биографик энциклопедия дөнья күрәчәк. Тулырак – https://www.bashinform.ru/news/politics/2024-02-07/bashkiriya-otmechaet-90-letie-so-dnya-rozhdeniya-murtazy-rahimova-3631667?ysclid=lsbhmwflk2465175645

ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*