15 нче декабрьдә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев Мари Эл Республикасына бара. Йошкар-Ола шәһәрендә ул туган тел укытучыларының семинарында катнашачак. Көн тәртибендә шулай ук Куян авылындагы Г.Кормаш исемен йөртүче мәктәп, андагы музей белән танышу. Моннан тыш рәсми очрашулар да планлаштырыла.