tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дания Заһидуллина: Милли мохитне киңәйтү-безнең уртак бурычыбыз
Дания Заһидуллина: Милли мохитне киңәйтү-безнең уртак бурычыбыз

Дания Заһидуллина: Милли мохитне киңәйтү-безнең уртак бурычыбыз

14 декабрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасы буенча җирле оешма җитәкчеләренең утырышы узды. Әлеге чарада оешма вәкилләре үз җирлекләрендә алып барылган эшчәнлек, биредә тормышка ашырыла торган проектлар турында сөйләделәр.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров күчмә утырышларны 2023 елда квартал саен уздыру планлаштырылганын билгеләп үтте. Ул шулай ук оешма җитәкчеләренә татар яшьләре белән эшне киңәйтергә тәкъдим итте.

Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, ТР язучылар берлеге әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары Дания Заһидуллина  җирле оешмалар белән Бөтендөнья татар конгрессының уртак бурычы- татар мохитен киңәйтү һәм саклау икәнен ассызыклады.

– Сезгә, оешма җитәкчеләренә, үз җирлекләрегездә татар теле тарихын, гомумән фәнне өйрәтүгә игьтибар бирүегезне сорар идем. Сез үз өлкәләрегездә укытучылар белән берлектә балаларга һәм яшьләргә татар телен өйрәтүдә төрле программалар һәм проектлар белән ярдәм итә аласыз. Чөнки тарихны, шәхесләрне белү мөһим. Бу эштә без сезгә дәреслекләр һәм төрле проектлар тәкъдим итәбез,- диде ул.

Дания Заһидуллина Татарстан Республикасы дәреслекләр һәм мәгълүматны цифрлаштыру өлкәсендә Россия Федерациясендә алдынгы урында булуын әйтте.

Балык Бистәсенең Ф. Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе директоры Ильвера Касимова әлеге җирлектә татар халкының телен үстерү һәм гореф-гадәтләрен саклау өчен оештырылган төрле проектлар белән таныштырды.

-Балык Бистәсендә киләчәктә “Шәлләр бәйлим”, “Тел сагында ир-егетләр”, “Авылым кичләре” кебек проектлар тиздән үз эшен башлап җибәрәчәк. Әлеге чаралар татар халкының милли бәйрәмнәре, аның тарихы белән таныштыру максатыннан оештырыла,- диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессының Яр Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин җирле оешмада бюро төзелгәнен әйтте.

-Бюро әгъзалары кварталга бер тапкыр җыелып, мәгариф, мәдәният кебек мәсьәләләр буенча үз фикерләре белән уртаклашалар. Без шулай ук Чаллы җирлегендә балалар бакчасы комиссиясен дә төзедек.

“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Миргалимов Ильдар үзенең чыгышында матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чараларының Татарстан Республикасындагы милли чараларны оештыруда һәм яктыртуда роле зур икәнен ассызыклады. Аның сүзләренчә, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җирле оешмалар белән тыгыз бәйләнештә эшли, татар телендә даими чыккан газета һәм журналларга ярдәм итәргә әзер.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Мостафин Данил, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, ТР язучылар берлеге әгъзасы,Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе урынбасары Дания Заһидуллина ,Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Натфуллин Дамир,ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли бүлек җитәкчесе  Гыйззатуллина Энҗе,”Татмедиа”Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Миргалимов Ильдар чыгыш ясады.

Бөтендөнья татар конгрессының Татарстан Республикасы буенча җирле оешма җитәкчеләренең утырышында татар милләтен үстерү һәм саклау өлкәсендәге тәкъдимнәр, төрле мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*