“Ихлас. Балкыш” тапшыруының яңа чыгарылышы күренекле прозаик, публицист һәм драматург Мәҗит Гафуринең тууына 140 ел тулуга багышланган. Тапшыру Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге һәм Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән эшләнә.