tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәмзия Габбасова: “Татарстанның күпкырлы ярдәмен тою безне яңадан-яңа эшләр башкарырга көч һәм дәрт өсти”
Рәмзия Габбасова: “Татарстанның күпкырлы ярдәмен тою безне яңадан-яңа эшләр башкарырга көч һәм дәрт өсти”

Рәмзия Габбасова: “Татарстанның күпкырлы ярдәмен тою безне яңадан-яңа эшләр башкарырга көч һәм дәрт өсти”

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның “Татарлар: традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч” дигән мәкаләсен игътибар белән укып чыктым һәм телебезнең язмышы өчен борчулы уйларыма җавап таптым. Тарихи ватаныбызның милли җанлы башлыгы Рөстәм Нургали улының татар халкын саклау һәм үстерү стратегиясенә кабат әйләнеп кайтып, киләчәккә бурычлар билгеләвенә сөендем. Без, Татарстаннан читтә яшәүче татарлар, телебезне, тарихыбызны, милли традицияләребезне саклау өстендә зур эш алып барабыз. Шунысы шатландыра: без бу эштә ялгыз түгел. Татарстанның күпкырлы ярдәмен тою безне яңадан-яңа эшләр башкарырга көч һәм дәрт өсти.

Мәсәлән, Удмуртиядә нәшер ителүче “Яңарыш” газетасында айга бер тапкыр сигез битле “Без-бергә!” кушымтасы чыга. Бу безнең тиражы 4000 булган газетаның укучыларына зур бүләк булу өстенә, газетаның абруен үстерүгә дә зур йогынты ясый. Удмуртиядә “Татарстан –Яңа Гасыр”ның корпункты булу милләттәшләребезне берләштерүдә, телебезне , традицияләребезне саклауда зур роль уйный. Бөтендөнья татар конгрессы ай саен Татарстанда нәшер итүелүче барлык журналларны җибәреп тора. Без аларны татарлар күп яши торган район, шәһәрләрдәге китапханәләргә, милли оешмаларга тапшырабыз, аларны шушы рухи байлык белән таныштырабыз. Татарстан мәдәният министрлыгы ярдәмендә дистәгә якын проектларыбызны тормышка ашырып, тарихыбызга багышланган 5 китап нәшер иттек, дистәгә якын ансамбльне милли киемнәр, баян, гармун белән тәэмин иттек, милли тапшыруларыбызны әзерләү өчен видеокамералы булдык.

Ел саен Ижау, Воткинск, Сарапул, Можга шәһәрләрендә Сабантуйларны Татарстан ярдәме белән уздырабыз. Ел саен мәркәзебез Казанда уза орган укытучылар, эшмәкәрләр, авыл эшкуарлары, дин әһелләре, туган як тарихын өйрәнүчеләр, журналистлар җыеннары узу да төбәкләрдә эшне дөрес юнәлештә алып бару өчен зур әһәмияткә ия. Әлбәттә, боларның барысы да зур чыгымнар таләп итә. Шулай булуга карамастан, Республика Президенты Рөстәм Нургали улы киләчәктә дә бу эшләрне дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады һәм иҗтимагый оешмаларга ышанычы зур булуын белдерде. Бу безгә, төбәкләрдәге милли оешма җитәкчеләренә дә зур җаваплылык өсти. Бергә һәм бердәм булганда без ул ышанычны акларбыз дип уйлыйм. Рөстә Нургали улы: “Без – тарихи әһәмияткә ия бербөтен халык, без – үзенчәлекле, безнең үз орбитабыз бар, әмма ул күпмилләтле уртак йолдызлыкта урнашкан”, – ди. Ә без, тарихи ватаныбыздан читтә яшәүче татарлар Татарстан дигән орбитаның яктылыгы һәм җылылыгы сүнмәсен, сүрелмәсен дигән теләктә калабыз.

Рәмзия Габбасова

Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе,

“Яңарыш” газетасының баш мөхәррире 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*