tatruen
Баш бит / Слайдер / Язмышлар йөртә…
Язмышлар йөртә…

Язмышлар йөртә…

Алты йөз чакрым… Сезнеңчә ничек, күпме бу, азмы? Инде хәзер шуны бишкә – атнаның биш көненә тапкырлыйк. Шактый килеп чыгамы?

Мин әле генә сездән Фәридә ханымның бер ел буе атна саен күпме юл узганын исәпләттем. Моның өчен аңа иртәнге сәгать дүрттә торып, биштә инде өеннән чыгып китәргә, көндезге унбердән кичке дүрткә кадәр эш урынында булырга, сәгать биштә кабат автобуска утырып, юлга кузгалырга туры килә. Өй ишекләрен ачып кергәндә кичке ун тула яза…

«Бу кадәр еракка барып эшләп йөрмәсә…» – дип тә уйларга өлгердегезме? Ашыкмагыз. Карына-яңгырына, эссегә-суыкка карамыйча юлга чыгып китү өчен шактый җитди сәбәбе булган шул аның. Гасырлар кичкәндә исемнәренә, фамилияләренә кадәр үзгәрешләр кичерсә дә, үзләрен «без татар!» дип яшәгән милләттәшләре тел өйрәнергә көткән Фәридә ханымны.

Ире үлеп, тол калганда, җиләк кебек япь-яшь чагы була әле аның. Тик үзен кызганып, озак күз яше түгеп кенә утыра алмый: итәк тулы бала – олысына биш яшь, уртанчысына – өч, төпчегенә бер яшь… Аларны ашатасы, киендерәсе, укытасы, үстерәсе… «Ул көннәрдә минем бик зур байлыгым бар иде – белемем…» – ди ул. Тормыш беркадәр эзгә төште, җайланды дигәч тә, узмас, очы-кырые күренмәс кебек тоелган атналар-айлар була әле. Үз-үзенә кул салудан («Әллә машина астына ташланыргамы?!» дигән бәйләнчек уй хатынга озак гомерләр, чынлап та, тынгы бирми) аны балалары һәм… уку коткара. Белемне һәрвакыт зур хәзинәгә санаган ханым 45 яшьтә читтән торып кабат югары уку йорты ишекләрен ачып керә – бу юлы Ташкент дәүләт университетының психология факультетына. Улы белән бер тирәдә студент булып китүенең төп максаты, иң беренче чиратта, үз-үзенә ярдәм итү була.

Ә аннан кинәт – кискен борылыш: табиб булдым дигәндә генә дөньялар үзгәрә дә куя. Туган-үскән җирләрендә – Үзбәкстанда алар һич көтмәгәндә артыкка әйләнәләр. Башка сыймас хәлләр. Балаларының киләчәген уйлап, шәһәрнең өч җирендә берәр бүлмәле булса да, өч фатир алып куелган, үзенеке белән – дүртәү. Барысы да кала… «Үзебезне коткарырга кирәк иде…» – ди ул. Ташкенттан һаман да кузгалмаулары өчен кызының гомере белән түли язгач, шундый карарга килә ул. Тән яралары төзәлә, җан ярасы гына… Әниләре дә, балалар да ул көннәр турында хәзер бик сирәк искә төшерәләр: шөкер, барысы да узган инде, югалган малны кызганып утырудан ни мәгънә – тапмаганы әнә тау кадәр…

Ә ул чакта… ул чакта хәлләр, чынлап та, коточкыч була. Әйе, бер көн дә монда калырга ярамый, китәргә кирәк. Тик кая?!

Улы Альбертны, университет тәмамлагач, юллама белән эшкә Калининград шәһәренә җибәргән булалар. Гаилә шул якка күз төбәп, юлга кузгала. Билгесезлеккә алып барган юлларны соңрак тагын да узарга туры килә әле Фәридә ханымга. Тик монысы иң авыры булгандыр… Җанда өмет һәм өметсезлек. Бер яктан – котылганга сөенү, икенче яктан – алда ни көтәсен белмәү…

Альбертның тулай торактагы бүлмәсенә килеп төшәләр. Аз гына соңрак – кая барсыннар?! – Фәридәнең әнисе белән абыйлары да шушында килеп сыена. «Мин ул чакта уйдан гына тордым, – ди ул. – Эш юк, торыр җир юк… Ләкин теләсә нинди авыр хәлдән дә чыгу юлы табылмый калмый. Мин дә аны таптым. Польшага эшкә чакырган тәкъдимне кабул иттем».

Тәвәккәл карар була бу!

Ул көннәрдә кулындагы һөнәре, дөресрәге, һөнәрләре өчен үз-үзенә рәхмәтне ничәмә-ничә тапкыр әйтте икән?! Кирәк дисәләр – массаж ясый, укол сала, урында яткан авыруны карый, кирәк икән – энә белән дәвалый… Фәридә ханымның шифалы куллары кагылгач – энә белән дәвалау курслары үткәргәч – унбер ел буе балага узмаган Эля Сулькевич игезәкләр таба. Мондый хәбәр халык арасында кайда да тиз таралучан – Россиядән килгән ханымга эләгү өчен чиратка басалар… Бер ел эчендә Калининградта бер бүлмәле фатир сатып алырга җитәрлек акча эшли Фәридә. Ул бер елда ике ил арасын шактый таптарга туры килә: анда – эше, монда – балалары, якыннары…

Юл мәшәкатьләре, юл газаплары белән язмышының тагын бер борылышына җиткәнен сизәргә дә өлгерми ул шулай.

– Польшада гына яшәп калырга теләмисезме?..

Биредә танышкан милләттәшләренең берсе – Матей Ризванович шулай ди дә үз тәвәккәллегеннән үзе аптырап туктап кала. Бу сорау артында нинди тәкъдим ятканын Фәридә дә, әлеге минутларда аның кырыенда булган кызы Әлфия дә бик яхшы аңлыйлар, әлбәттә. Андый чакта фикереңне тиз генә туплап, җавап биреп буламыни ул?!

– Әни, ризалаш! Ризалаш инде!

Матей Ризванович – Польша татары. Моңарчы утыз елдан артык Канадада яшәгән. Гомеренең көзенә кереп барганда күңел, җан, кан тартуы буенча туып-үскән җирләренә әйләнеп кайткан. «Кешенең соңгы урыны әби-бабасы, әти-әнисе каберләре белән янәшә булырга тиеш», – дип саный. Хатыны, буй җиткән улы аның бу фикерләре белән килешмәгән: шулай итеп, алар – анда, әтиләре бер ялгызы монда…

Ике ялгызак, гадәттә, бер-берсенә терәк булыр өчен кушыла. Фәридә дә булачак иренә: «Ярый соң, калам», – дигәндә, шуңа өметләнә. Борылыш артында ук язмышның яңа сынавы көтеп торганын кайлардан белсен соң ул?!

Үзеннән егерме яшькә өлкән Ризвановичта шикәр чиренең өченче стадиясе булуы белән килешергә өлгерми, табиблар яңа диагноз куя: яман шеш… Иренә ул, чыннан да, терәккә әйләнә. Ышанычлы терәккә. «Биш ел буе без аны кадер-хөрмәттә генә яшәттек, тәрбияләдек, – дип сөйли Фәридә ханым. – Миннән дә, кызларымнан да канәгать булып китте. Соңгы васыятен дә җиренә җиткереп үтәдек. «Мөселманча күмәрсең мине, Фәридә», – дигән иде. Аның ике абыйсы, әтисе бездән биш йөз чакрымда күмелгән. Матейны дә шул мизарда җирләдек. «Каберләребезне карап торырсың», – диде. Мин аңа сүз бирдем. Ике-өч айга бер барып, догаларымны укып, кабер өсләрен җыештырып кайтам – миннән башка яннарына йөрер кешеләре юк аларның Польшада».

Ә бит Ризвановичның варислары шактый булып чыга – Фәридә ханымга йортларыннан кечкенә бер өлеш кенә тия. Аның каруы, иренең пенсиясе аңа күчә. Россиядә кырык өч елга якын хезмәт стажы өзелеп калган хатынга монысы да язмышның зур бүләге була. Хәер, пенсиягә карап кул кушырып утыра торган кешемени Фәридә?! Үз эшен ачып җибәрә: ул табиб-массажист та, табиб-косметолог та, психолог та, энә белән дә дәвалый… Аның кулыннан әллә никадәр сугыш ветераны уза. Олы кешеләр белән уртак тел таба белә ул! «Аларның рәхмәтләре ихлас була, шуңа гомерем буе өлкәннәргә тартылдым бугай», – дип елмая Фәридә.

Ә аннан, чынлап та, «пенсиягә» чыгар чак килеп җитә – гел авыру карап булмый бит. Әмма аның тынгысыз җаны һаман бер теләк тели: «Күңелемә ошаган эш, бер шөгыль бирсәң иде, Ходаем!»

Ышанасызмы-юкмы, Фәридә ханымның бу теләге, бер көн килеп, чынга аша бит. Болай була. Телефон шылтырый. «Пани Фәридә! – дип дәшә таныш булмаган тавыш. – Сезгә Варшавадан, министрлыктан мөрәҗәгать итәбез. Без татар теле укытучысы эзлибез. Сезнең хакта безгә мөфти Мискевич әйтте. Риза булмассызмы икән?» Дәресләр бирергә бер Кырым татары тапканнар, инде Казан татарлары телендә сөйләшүче татар да кирәк булып чыккан. (Гомере читтә узса да, Актаныш кызы бит ул Фәридә! Бибинур әбисе белән гел татарча сөйләшеп үскән.) Шул кичне үк Варшавага резюме әзерләп җибәрә Фәридә ханым һәм озак та үтми: «Сез безгә туры киләсез», – дигән җавап та ала.

Тормышта янә бер борылыш була бу. Көтелмәгәнрәк булса да, бу юлы – җайлы, ипле, хәтта ки күңелле борылыш. Ә көн саен алты йөз чакрым ара узу… Беренчедән – ул инде артта калган: Ольштыннан Белостокка укытырга ул хәзер атнага ике тапкыр – шимбә һәм якшәмбе көннәрендә генә барып йөри. Икенчедән – бер ел эчендә укучылары ирешкән уңышлар ул юл газапларын күптән оныттырган! Кайчан гына парта артында утырган Ян, Жанетта һәм Лукашлар бүген инде үзләре дәрес бирә ала. «Алар шулкадәр тырыш! – дип гаҗәпләнеп, сөенеп сөйли Фәридә ханым. – Берсендә Адам белән Жанетта мине үзләренә кунакка чакырды. Шаккаттым: өйләренең бөтен җире поляк сүзләренең татарчага тәрҗемәсе язылган язулар белән тулган. «Шулай өйрәнергә җиңелрәк», – диләр. Җан тартмаса, кан тарта дию дә дөрес. Лукаш: «Мин – поляк, ләкин татарча да сөйләшергә телим», – дип, дәрескә килде. Тел аңа чагыштырмача җиңел бирелгәнен күргәч: «Ачыкла әле, синдә татар каны булырга тиеш», – дидем. Шулай булып чыкты да! Баксаң, ерак әбисе татар икән Лукашыбызның.

Бер ел, бер карасаң, күп вакыт та түгел шикелле, әмма без татар халкының тарихы белән дә таныштык, тел күнекмәләре дә алдык, бергәләп өчпочмак, гөбәдия, кыстыбый пешердек. Укучыларым Казанга килсә, югалып калмаслар дип уйлыйм. «Исәнмесез? Хәлләр ничек? Кайда торасыз?» кебек кенә сорауларга бик иркенләп җавап бирәләр».

Белостокта милләттәшләрен туган телгә өйрәтү өчен Фәридә ханымга поляклар бөтен мөмкинлекне дә тудырган: бүлмә бирелгән, хезмәт хакы каралган, хәтта җиде яшьтән җитмешкәчә булган (Пани Зина – Зәйтүнәгә җиде дистәдән дә артык әле!) укучыларга кадәр табылган. Үзе яшәгән Ольштында татарлар өчен «Сөембикә» дигән үзәк ачарга теләгәч тә, бернинди каршылык булмаган аңа. Шәһәрнең 6 нчы мәктәбендә класс бүлеп биргәннәр – Фәридә ханым анда көн саен икешәр сәгать татар теле укыта. (Укучыларның өчесе үз оныклары – Алимөхәммәд, Камилә һәм Тимур.) Бердәнбер проблема – дәреслекләр, китаплар җитмәве. Шуңа күрә Казанга килсә, китап җыя да китап җыя ул… «Татарча-полякча» сүзлек тә бик кирәк – анысын да булдыра алган кадәр әлегә үзе төзи.

Бөтендөнья татарларының V съездында Фәридә Зәйнетдин кызы Фәррахова (Ризванович) конгрессның «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнде. Әйе, аның кебек фидакарьләр милләтебезгә кирәк, бик ки¬рәк. «Динеңне югалтсаң – үзеңне, телеңне югалтсаң, милләтеңне югалтасың. Барысы да үз кулыбызда», – Фәридә ханымның бу сүзләрендә, һичшиксез, хаклык бар.

Ә борылышлар… Алар инде алда булмасын иде!

Гөлнур Сафиуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*