tatruen
Милли үзаң

Милли үзаң

Милли үзаң булса, яшәрбез

БТК ның V Корылтае раслаган концепция

Бөтендөнья татар конгрессының 2012 нче елның декабрендә үткән V Корылтаеның карарында шундый пункт бар: “Татар халкының этник үзбилгеләнүен саклау Концепциясен хупларга”. Менә шушы кыска гына җөмләдә милли үсешнең мөһим юнәлеше һәм төп проблемасы чагыла. Нәкъ менә шуларны хәл итү өчен Татарстан фәннәр акдемиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты галимнәреннән торган махсус эшче төркем әлеге Концепцияне әзерләде. Җиде галим, тәҗрибәле этнология белгече, шактый зур рәсми җитәкчеләр ярдәмендә берничә ай дәвамында менә шушы Концепцияне яздылар. Проектның авторлары – Гөлнара Габдрахманова (җитәкче), Марат Гыйбатдинов, Дамир Исхаков, Гүзәл Макарова, Розалина Мусина, Рәфыйк Мөхәммәтшин, Лилия Сәгыйтова тарих, этнология, мәдәният өлкәләрендә, татар милләте һәм Россиядәге башка халыкларның этнологиясе турында саллы фәнни хезмәтләр тудырган шәхесләр. Алар алдында шундый максат куелган иде: хәзерге шартларда татар халкынның милли үзаңын саклау һәм үстерү буенча нинди чаралар күрергә кирәк? Бу эшнең төп юнәлешләре нинди булырга тиеш? Милли үзбилгеләнүгә багышланган 15 битлек Концепциягә һәм 50 битлек аналитик белешмәгә милли мәсьәләләр буенча белгечләр күптәннән уйлап йөргән, фикерләр һәм бәяләр керде.

ВКТ фото 2

Барыбыз өчен дә кирәкле юнәлеш

Бу Концепциядә татарларның хәзерге хәленә бәя куела. Милләтнең үсеш юллары күрсәтелә. Әлбәттә, документның төп эчтәлеген конкретлаштырырга, кайбер нәрсәләрне төгәлрәк итеп билгеләргә кирәк булачак. Аны һәркем аңларлык итеп, гади, үтәү өчен җайлы хәлгә китерергә киләчәк. Нәкъ шул эш белән БТК Башкарма комитеты, татар конгрессының җирле һәм төбәк оешмалары шөгыльләнергә тиеш. Шуны искә алып, милли үзбилгеләнү буенча дәүләт программасы әзерләнә. Һәр районда, шәһәрдә, торак урынында башкарыласы эшләрнең планын төзү мәшәкатьләре дә алда тора. Моңа күпме вакыт, күпме чыгымнар кирәк буласын фаразларга мөмкин. Ләкин бу гамәли эшкә хәзер үк тотынырга кирәк. Үзләрен татар милләтенең бер өлеше итеп хис иткән кардәшләребез, халкыбызга хәзерге шартларда ярдәм итүчеләр белән бергәләшеп барыбыз да татар халкы язмышы турында борчылабыз. Менә шушы мөһим һәм күптөрле аспектлардан торган эшчәнлекнең үзәгендә этник үзбилгеләнү, милли үзаң тәрбияләү вазыйфасы тора.

ВКТ фото 1

Үз күзең белән күрүгә ни җитә!

Милләтне саклау эше заманча эш ысулларыннан, яңа технологияләрдән, моңа кадәр тупланган тәҗрибәдән башка берничек тә бара алмый. Бигрәк тә гадәти булмаган идеяләр, иҗади проектлар кирәк. Күптән түгел БТК Башкарма комитеты рәисе Р.З.Закиров милләттәшләр белән уңышлырак эшләр өчен махсус видеостудия төзергә тәкъдим итте. Нигә кирәк соң бу эш юнәлеше? Хәзерге татар яшьләре, башка милләт вәкилләре милли-мәдәни тормышны видеотасвирламалар, клиплар аша тизрәк үзләштерәләр. Видеосурәтне карагач, текст һәм мәгълүматлар аз булса да, халыкның нинди булуын, аны нинди мәсьәләләр кызыксындыруын бик тиз аңлап була. Милләт тормышының бизәкләре, җыр-биюләре, тарихы, кешенең милли үзаңына көчле тәэсир ясый. Телевидение, интернет челтәре аша теләсә нинди вакыгыйганы һәм кызыклы күренешләрне әллә кайлардагы тамашачыларга, чит төбәкләргә һәм ерак илләргә җиткереп була. Ә инде интернетка куелган видеосюжетны теләсә кем үзе теләгән вакытта, хәтта берничә рәхәтләнеп тапкыр карый ала.

ВКТ фото 3

Интернет телевидениесе хыялмы, чынбарлыкмы?

Бөтендөнья татар конгрессының интернет сәхифәсе https://tatar-congress.org яңадан тергезелгәч, анда фотосурәтләр һәм татар һәм рус телләренә тәрҗемә ителгән титрлар куелган видеоязмалар, күренә башлады. Татар конгрессының интернет сәхифәсендә “Дөнья” студиясе әзерләгән һәм БТК Башкарма комитеты эшчәнлеген тасвирлаган видеосюжетлар кызыксыну уятты. Алар Казанда үткән чараларны да https://tatar-congress.org/yanalyklar/kazanda-yashlernen-tele-achyla-video-12-min/ , шулай ук татар яшәгән төрле төбәкләрнең тормышын да https://tatar-congress.org/donya/avylcha-sabantuy/ чагылдыра.

“Татарстан- Яңа гасыр” телеканалының “Халкым минем” рубрикасында чыккан элеккеге тапшырулар да сәхифәгә куела. Әлбәттә инде, бу татар тормышын хәзерге мәгълүмат технологияләр аша күрсәтүнең беренче адымнары гына. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында махсус бүлмәләр җиһазландыру, телекамералар, монтаж аппаратурасын булдыру “Дөнья” студиясенең эшчәнлеген җәелдерергә мөмкинлек бирә.

Милли мәсьәләләрне тәҗрибәле экспертлар, дәүләт һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре белән бергә түгәрәк өстәлләр артында һәм видеокүперләр ярдәмендә тикшерү кызыклы булачак. Татар халкының иң актуаль мәсьәләләрен уртага салып сөйләшү, төрле фикерләрен ачыктан-ачык әйтеп салу, яңача һәм тирән гадел фикреләүче шәхесләрне бу эшкә җәлеп итү милли тормышны баетачак, әлбәттә.

ВКТ фото 4

Бу гамәлләр татарларның иҗтимагый энергиясен көчәйтеп, төрле төбәкләрдә яшәүчеләр белән диалог алып барырга шартлар тудырачак. Гадәттә бер урынга җыелып, төрле форумнар, корылтайлар үткәрү өчен шактый вакыт һәм акча кирәк. Атна саен, көн саен моны оештырып та булмый. Кичектермәслек мөһим һәм кискен проблемалар килеп туганда, милли оешманы тиз генә җыеп алу да кирәк була. Нәкъ менә шул вакытта видеокүперләр һәм фикерле шәхесләрне түгәрәк өстәлләр янында туплап сөйләшү хәзер инде хыял гына түгел.

Эшне нәрсәдән башларга

Хәзер үк шундый сораулар туа: иң башта нинди темаларны һәм проблемаларны уртага салып сөйләшергә? Киң җәмәгатьчелекнең, гуманитар оешмаларның игътибарын нәрсәләр җәлеп итә соң? Чишелмәгән төеннәрне объектив бәяләп, җәмәгатьчелек белән бергәләшеп, конкрет эшләргә керешү өчен һәркемне тыңларга, аның мөмкинлекләреннән файдаланырга туры киләчәк.

Мәгариф, мәдәният, мәгълүмат системасы, икътисад, спорт – болар барысы да милли үсеш өчен кирәкле нәрсәләр. Ләкин иң актуаль, кискен проблема – милли үзаң, татарларның этник үзбилгеләнүе.

Глобализация тәэсирендә еш кына яшьләребез ана телдән, милләттән читләшә башлый.

Халык санын алган вакытта кайбер төбәкләрдә милләттәшләребезнең саны кимү демография “чокырлары” яки бәхетсезлек очраклары белән генә аңлатыла алмый. Физик яктан исән-имин милләттәшләребез татар буларак эчке халәтләрен үзгәртәләр. Ә бит милләттәшләрнең саны һәм сыйфаты үзгәрү аларның үз төбәгендә тоткан урынын югалтуга китерә. Дөнья күләмендә дә шул ук хәл. 2002 елдагы җанисәп Россия татарларының 36 меңгә кимегәнен күрсәтте. 2010 елгы халык санын алу татарларның 240 мең кешегә кимүен ачыклады.

Бу саннарның кайвакыт тормыштагы чын вәзгыятькә тәңгәл килмәгәнен истә тотсак та, эшнең кая барганы сизелә. Кимибез. Милли үзбилгеләнү, милләттән чигенү, ата-бабалар рухи мирасыннан ваз кичү татарларның санына һәм гомуми үсешенә көчле тәэсир ясый. Ә бу нәрсәгә китерә? Милләтнең халәтенә генә түгел, ә җәмгыятьнең иминлегенә дә тәэсир итүче күренеш бу. Сан ягыннан кимегән һәм инкыйразга якынайган милли азчылык радикальләшә, үз үзен кискенрәк яклый башлый. Кайвакыт инкыйраз өчен гаеплеләр, дошманнар эзлиләр – бөтен дөньяда шулай. Көньяк төбәкләрдә, тауларда яшәүче халыклар гына түгел, аягурә йокламаучы татарлар да үз милләтенең таркалып юкка чыгуына риза түгел. Бу манкортлашу күренеше дәүләткә һәм җәмгыятькә кирәкме?

ВКТ фото 5

Шуңа күрә милли хәлләрнең кискенләшүен көтеп тормыйча, үзара сөйләшеп, дуслар, күрше-күлән, якташлар һәм хакимият белән милләтне саклау турында килешергә кирәк. Татарның татар булып калуы башка милләтләрнең дә үзен саклавы беркемгә дә зыян китерми. Милләтләр арасында көндәшлек берәүләрнең монополия урнаштырырга тырышуы, икенчеләрнең йомшаклыгы, тәҗрибәсезлеге субъектив факторлардан тора. Аларны үзгәртеп була. Бу төеннәрне чишү күбрәк үзебезгә бәйле. Күпме фидакарь шәхесләребез, фән, мәгәриф эшлекләребез бар! Алар белән үзара сөйләшеп милли иманыбызны ныгытырга беркем дә комачауламый.

Ана телебез нинди хәлгә төшә?

Милләтне тарих, мәдәният һәм тел берләштерә. Нәкъ менә алар милли үзаңны тәрбияли дә инде. Бөтендөнья татар конгрессы беренче такыр җыелганнан соң үткән 20 елда зур гына үзгәрешләр булды. Татарстанда, Казанда һәм чит төбәкләрдә милли тормыш яңара башлады. Бу тәраккыятьне танымый мөмкин түгел. Әмма үсешнең төп билгеләрен, индикаторларын караганда, хикмәтле нәрсәләр табыла. Мең еллык Казанның үзендә дә кайбер мәктәпләрдәге гомуми чараларда татар теле кулланылмый. Ни гаҗәп, кайбер якташлар, шул исәптән татарлар, татар телен өйрәтүгә каршы чыккан очраклар бар. Чынлыкта исә татар телен өйрәнү рус телен белүгә комачауламый, киресенчә, телләрне белү шәхесне үстерә һәм камилләштерә.

Туган телгә карата саботаж кайбер татар гимназияләрендә дә очрый. Татар конгрессы җитәкчесе, Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров 2 сентябрдә Арча гимназиясендә Белем бәйрәмен туган телдә алып бармауга гаҗәпләнгән. Ул мәктәп җитәкчеләренә һәм район хакимиятенә мондый хәлнең кичермәслек ялгыш икәнлеген белдерде.

Татарстан башкаласында татар теле зәгыйфьләнүен бик күп тапкыр әйтүчеләр булды. Татарстан халык шагыйре Равил Фәйзуллин “Казанмы әллә оныту башкаласы” дип ачынып язган чаклар инде күптән үтте. Хәзер үзгәрергә дә вакыт. 2 сентябрдә Вахитов районының бер мәктәбендә тантаналы чарада бер генә дә татар сүзе әйтелмәү шаккатырырлык хәл. Хәтта Казан, Универсиада, Казанда яшәгән бөек галимнәр турында искә алмадылар. Әмма бу хәл беркемне дә, чарада катнашкан татарларны да сискәндермәү гаҗәпәк калдыра.

Шушы вакыйга багышланган язмалар “Бизнес-онлайн” интернет-газетасында чыккач, телләр турында бәхәс купты. http://www.business-gazeta.ru/article/87218/ Барлыгы ике меңләп комментарий интернет-форумга язылды. http://www.business-gazeta.ru/article/87692/ Берәүләр сезнең телегез безгә кирәкми, дип татар телен өйрәнүне инкарь иттеләр, икенчеләр һәр замандашның 2 яки 3 тел белмәве яраган эш түгел дип саный. Бигрәк тә катнаш гаилә балаларының бер өлеше өчен бу катлаулы проблема. http://www.business-gazeta.ru/article/87218/ Шул ук вакытта татар теле өйрәнгән руслар һәм башка милләт вәкилләре очрап тора Алар татар мәдәниятына, сәнгатенә хезмәт итеп кенә калмый, ә милли тел мохитен булдыруга ярдәм итәләр.

Универсиада вакытында төп мәгълүмат һәм мәдәни чаралар өч телдә: рус, инглиз һәм татар телендә бирелде. Димәк, теләк булганда өч теллелеккә күчү кыен түгел. Хәзер татарлар һәм милли оешмалар өчен иң мөһиме ана телен өйрәнү һәм балаларга өйрәтү өчен чаралар күрү. Һәр авылда, шәһәрдә милли үзаң тәрбияли торган гамәлләр кылу милли оешмаларның көченнән килә, ләбаса!
Туган телнең безгә ни өчен кирәк булуын ачык итеп аңлата белү кирәк. Безнең көчле дәүләтләребез булган, юлбашычыларыбыз һәм мәгърифәтчеләребез дөньяга танылган, татар авылларыннан чыккан къп җитәкчеләребез, галимнәребез бар. Милли оешмаларның эше татарларның гореф-гадәтен, халык иҗатын, шәһәр мәдәниятын гамәлгә кую тәҗрибәсен күрсәтү.

Татарстанда һәм төбәкләрдә милли үзаң тәрбияләүче чаралар күрелә. Татар мәктәпләре, сыйныфлар, якшәмбе мәктәпләре, мәдәният үзәкләре, үзешчән сәнгать һәм милли Сабантуйлар, башка бәйрәмнәр, китап, спектакль, концертлар язылган лазер тәлинкәләр – болар барысы да бөек тарихлы, бай мәдәниятлы татар милләтенә җәлеп итә. Көнкүрештә, иҗтимагый тормышта милли үзаң тәрбияләү чараларын система салырга вакыт җитте.

вкт фото 6

Татар конгрессның узган елның декабрь аенда үткән корылтаенда һәр делегатка татар халкының үзбилгеләнүен саклау Концепциясе басылган китапчык бирелде. Аның эчтәлеген конкретлаштыру, камилләштерү бөтенебез катнашлыгында барырга тиеш. Аны гамәлгә кую һәр төбәктә, мәхәлләдә эш җәелдерсәк кенә нәтиҗә китерәчәк. Бу бөек изге эш бөтендөнья татар конгрессының Россия федераль татар милли-мәдәни мохтариатын, барлык милли оешмаларны берләштерә ала. Нәкъ менә шушы гамәлләр “Дөнья” студиясендә оештырылачак. Түгәрәк өстәлләрдә уртага салып тикшереләчәк.

Бергәләшеп, һәркемнең күңелендә яткан теләк һәм тәкъдимнәрне уртага салып тишерергә мөмкинлек бар. Кирәк булса, бәхәсләшеп тә алырбыз. Интернет һәм видеоязмалар ярдәмендә без иң кайнар темаларны түгәрәк өстәлләрдә көн аралаш тикшерә алабыз. Сибергән татарларының алдынгы фикерле лидерларына интеренет, видеостудия ярдәмгә киләчәк. Ә татарларның үзбилгеләнүе, аларның үзләре булып калырга теләү – безне туплаучы көч булачак.
Сездән тәкъдимнәр, сораулар, фикерләр көтеп калабыз.

Римзил Вәлиев,
БТК Башкарма комитетының “Дөнья” студиясе баш мөхәррире

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*