tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында / Читтәге татар матбугаты Татарстан ярдәменнән башка яши алмый
Читтәге татар матбугаты Татарстан ярдәменнән башка яши алмый

Читтәге татар матбугаты Татарстан ярдәменнән башка яши алмый

6-8 декабрьдә Татарстан башкаласында БТК башкарма комитетының 2013 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган киңәйтелгән утырышы уза. Аның кысаларында, башкарма комитетның дин, хокук, эшмәкәрлек, милли мирас, мәгариф, милли үсеш мәсьәләләре кебек барлыгы җиде юнәлештә эшләүче комиссия утырышлары да үтте.

 

“Гаммәви мәгълүмат чаралары” комиссиясендә катнашучылар “Казан” милли мәдәният үзәгендә җыелды. Утырышны башкарма комитет әгъзасы, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов алып барды. Сөйләшүдә БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина, Россиянең 15 төбәгеннән татар газеталары мөхәррирләре, Татарстанның гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

 

Мәгълүм булганча, быел җәй БТК башкарма комитетында Мәгълүмати-аналитик идарә ачылган иде. ҖитәкчесеГөлназ Шәйхи сөйләгәнчә, яңа сайтта конгресс үткәргән барлык бәйге һәм фестивальләр хакында да белергә мөмкин. Бу уңайдан ул журналистларны ел башында игълан ителгән IV “Татар рухы һәм каләм” бөтенроссия бәйгесендә катнашырга чакырды. Татар дөньясы тормышын, көнкүрешен яктыртучы журналистик материалларны әле 15 декабрьгә кадәр оештыру комитетына тапшырырга ярый. Бәйгене киләсе елда да уздырырга планлаштырыла. Гөлназ Шәйхи конгресс сайтында “Дөнья” студиясе эшчәнлек башлап җибәрүен һәм анда журналист Римзил Вәлиев мөхәррирлегендә инде 30га якын тапшыру дөнья күрүен дә ассызыклады.

 

Чыгыш ясаучылар чит төбәкләрдәге татар басмаларының хәле турында сөйләде. Сер түгел, аларны милли җәмгыятьләр үзләре химаячеләр исәбенә яшәтә. Әйтик, Екатеринбургтан “Саф чишмә” газетасы баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәвия Сафиуллина сөйләгәнчә, хәзерге вакытта Свердловск өлкәсендә 144 меңгә якын татар кешесе гомер кичерә, 52 татар авылы бар. Иганәчеләр акчасына айга бер тапкыр татар газетасы чыгып килә, аны айга ике тапкыр бастыру теләге бар. Фәвия ханым “Урал татарлары” сайтының популярлаша баруын да әйтә. Төбәктәге хәбәрләрне, Казан яңалыкларын укып бару, он-лайн режимда “ТНВ” телеканалын карау, “Саф чишмә”нең электрон версиясен укудан тыш, анда “Көндәлек татар теле” исемле проект та тормышка ашырыла – татар телен өйрәтүче 140 дәреснең видеоязмасы урнаштырылган инде. Җирле журналистлар “ТНВ” телерадиокомпаниясе өчен дә сюжетлар ясап тора. Фәвия ханым “Саф чишмә” газетасы белән “Татмедиа” ААҖ арасында хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелуын хәбәр итте. Бу очракта чит төбәкләрдәге басмалар өчен “Шәһри Казан” газетасы тарафыннан айга бер тапкыр әзерләнүче 8 битле “Атна вакыйгалары” кушымтасын алдырту турында да сүз бара. Киләсе елдан әлеге кушымта, инде хәбәр иткәнебезчә, “Без – бергә” исеме астында чыга башлаячак.

 

“Шәһри Казан” баш мөхәррире Мансур Мортазин кушымтаның тиражы 100 меңгә җитәчәк дип белдерде. Ә комиссия резолюциясенә исә аны айга ике тапкыр әзерләү тәкъдиме кертелде. “Безнең Себер яклары әлегә Свердловск, Төмән, Омск белән генә чикләнә. Россиянең башка төбәкләрендәге татар газетларына да “Без – бергә” кушымтасын бирергә кирәк. Моңа кадәр үз вакытлы басмалары булмаган милли җәмгыятьләр кимендә дүрт битлек газет ачса, безнең кушымта белән тулы канлы басма нәшер итә ала. Конгресска үтенечем: төбәкләрдә “Халкым минем” газетасы турында сөйләгәндә, “Без – бергә” кушымтасы турында да хәбәр итсәгез иде. Татарлар өчен “ТНВ-Планета” проектыннан соң мин бу газета-кушымтаны икенче зур гаммәви проект дип атыйм”, – дип фикерләрен җиткерде Мансур Мортазин.

 

Утырыш вакытында чит төбәкләрдә чыгучы журналистик материалларның эчтәлеге, басмаларның бизәлешенә кагылышлы кимчелекләр турында да сүз барды. Бу уңайдан Гөлназ Шәйхи киләсе елның февралендә конгресс тарафыннан Казанда махсус семинар оештырачагын хәбәр итте. Төбәк журналистлары басмаларны версткалаганда татар телен белүче белгечләргә кытлык зур дип, бу өлкәдә “Татмедиа”дан ярдәм сорый.

 

Утырышта тираж һәм грантлар мәсьәләләре дә күтәрелде. Бу уңайдан бигрәк тә Татарстанда дөнья күрүче татар басмалары вәкилләре үз зарларын белдерле. Татар әдәбиятын, татар рухи һәм мәдәни мирасын дөньяга танытучы интернет-сәхифәләрне үстерү, шул исәптән Г.Тукайга багышланган сайт, “Татар иле” социаль челтәре, “Ана теле” он-лайн мәктәбе кебек проектларның мөһимлеге әйтелде. Нурия Беломоина сүзләренчә, хәзерге вакытта “Татмедиа” тарафыннан эшләнүче “Таткнигафонд” электрон китапханәсенә күренекле татар әдипләренең барлыгы 180 проза әсәре һәм шигыре урнаштырылган, якын арада биредә татарча балалар әдәбияты үрнәкләре дә өстәләчәк. Нурия Беломоина “Татмедиа” ААҖ карамагындагы 122 газета һәм 33 журналның иң яхшы язмалары Tatmedia.ru сайтында урын алып баруын, күпчелек басмаларның үз интернет-сәхифәләре барлыгын да искәртте. 2014 елда “Татнет йолдызлары” бәйгесе торгызылачагына ышандырды. Шулай да аның әйтүенә караганда, гаммәви мәгълүмат чараларына дәүләт заказы күләме соңгы биш елда үзгәрмәгән һәм алдагы өч елда да шул килеш калыр дип фаразлана. Шул сәбәпле кайбер проектларга өстенлек бирүне “итәк кисеп җиң ялгау” белән чагыштырды ул.

 

Илшат Әминов, үз чиратында, милли матбугатны үстерү, милли проектларны тормышка ашыру максатында аерым грантлар булдыру мөһимлеген комиссия резолюциясендә теркәргә тәкъдим итте. “Төгәл билгеләнгән акчалар юк, бары тик төрле мәдәни чаралар үткәрергә, сөйләшеп утырырга гына бирелә, ә эшкә – юк. Милли проектларга грантлар һәм дәүләт заказлары, һичшиксез, булырга тиеш”, – дип ассызыклады ул.

 

P.S. Бүген Бөтендөнья татар конгрессының (БТК) яңартылган сайты да тәкъдим ителде. Tatar-congress.org адресы буенча урнашкан интернет-сәхифә бөтен татар дөньясының яңалыкларын биреп барачак. Моңарчы исә бер елдан артык вакыт дәвамында конгрессның аерым сайты булмаган – мәгълүмат “Татар иле” порталының махсус бүлегендә генә урнаштырылган.

 

Лилия ГАДЕЛШИНА

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*