(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Россия ислам институтында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Дини оешмалар эшчәнлеген координацияләү комиссиясе эшләде. Әлеге комиссияне РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин җитәкли. Бу чара БТК Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы кысаларында беренче тапкыр узды.
Рәфыйк Мөхәммәтшин, утырышны ачып җибәреп, дини эшчәнлекне алып бару өчен, “Татарлар һәм Ислам дөньясы” дип аталган концептуаль документ кабул ителүен, анда бөтен мәсьәләләр буенча да фикерләр әйтелүен билгеләп үтте. Хәзер бу документны ничек тормышка ашыру турында сүз бара. Ректор фикеренчә, әлеге документны конгресс үзе генә тормышка ашыра алмый, ул дөньяви оешма. Рәфыйк Мөхәммәтшин бүгенге көндә 89 Диния нәзарәте белән эшчәнлекне ничек оештыра алырбыз икән дигән сорауга җавап эзли. Өстәвенә ул әлеге документның әле эшли торган документ булмавын да билгеләп үтә. Утырышта күтәрелгән бу мәсьәләләргә карата ул комиссия әгъзаларының үз фикерен белдерүен дә сорады. Шулай ук комиссиянең чаралар планына да өстәмәләр кертелде.
Утырышта сүз нигездә ислам динен тарату, дингә зыялыларны һәм балаларны җәлеп итү, социаль ислам, мәчетләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту, авыл җирлекләрен имамнар белән тәэмин итүгә комплекслы якын килү турында барды.
Иң башта ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров мөфтият алып барган эшчәнлек белән таныштырып үтте. “Халкыбызда ислам булмаса, ул бетәчәк”, – дигән реплика белән ул: “Эшне нинди формада оештырырга?” дигән сорауга җавап та эзләде. Рөстәм хәзрәт имамнарның абруйлы, укымышлы булганлыгын, аның дин әһеле генә түгел, ә чын мәгънәсендә укытучы булуын, халкына ярдәм итеп яшәвен билгеләп үтте. “Ә бүгенге көндә имамнарның вазыйфалары ачык түгел”, – дип белдерде хәзрәт.
Р.Батров фикеренчә, бүгенге көндә Исламның тәэсире кими бара. Халык икегә бүленгән: дини һәм дөньявиларга. Ә дин әһелләре үзләренең кирәклеген халыкка күрсәтә алмый, дип ул бу сорауга җавапны социаль ислам доктринасында табарга мөмкин булуын әйтте. Бүгенге көндә социаль ярдәм белән Исламның яңа юнәлешен күрсәтергә теләүләрен белдерде ул. Аның сүзләренчә, социаль Ислам бөтен татарларны берләштерә. “Мәчетләр үз кесәсенә салырга тиеш түгел, мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә тиешбез. Бу бөтен кешегә аңлаешлы эш, шул вакытта ихтирам да итәчәкләр”, – диде Рөстәм Батров.
Рәфыйк Мөхәммәтшин мөфтият позициясе белән килешүен, социаль хезмәтнең дини оешмалар абруен күтәрә алуын белдерде. Шул ук вакытта ул октябрь инкыйлабына кадәр татарның Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин кебек мөселман зыялылары булуын һәм аларның бөтен килеп туган сорауларга җавап бирүен, ә бүгенге көндә андый кешеләрнең булмавын, зыялыларның дингә хезмәт итүне сайлый алмауларын билгеләп үтте. “Зыялыларны үзебезгә якынайтмыйча, интеллектуаль байлыкны үзләштереп булмый. Имамнарга артык йөк өймик”, – диде Р.Мөхәммәтшин, киләчәккә бурычларны билгеләп.
Рөстәм Батров, үз чиратында, бу проблеманы социаль ислам аша хәл итеп булуын белдерде.”Ул безне берләштерә торган мәйдан”, – диде хәзрәт.
Күренекле җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова исә татар халкының дингә килә алмау сәбәпләрен үзенчә күрә. Аның фикеренчә, татар үзенең яшәү рәвешеннән аерыла алмый. “Чөнки аларга дәгъват юк”, – дип, ул телеканаллардан мәшһүр галим Ризаэддин Фәхреддиннең хезмәтләре турында сөйләү зарурлыгын белдерде. Киләсе елның Р.Фәхреддин елы дип игълан итәргә тәкъдим итте. Социаль исламның авылларга үтеп керергә тиешлеген ассызыклады. “Халык яхшы сүзгә сусаган. Ул әле диннән бизмәгән”, – дип, Ф.Бәйрәмова авыл халкына киңәш белән дә зур ярдәм күрсәтеп булуын әйтте.
Конгрессның Теләчедәге вәкилләре исә, яшь буынга биреп калдырмаган очракта, дин өлкәсендә алып барылган эшнең бер мәгънәсе дә булмавын билгеләп үтте. Алар мәктәпләрдә әхлак дәресләре кертү яклы. Рәфыйк Мөхәммәтшин, әлеге мәсьәләгә ачыклык кертеп, мәктәпләрдә дин мәдәнияты һәм дөньяви этика нигезләре предметы укытылуын, ата-аналарның, үз позицияләрен күрсәтеп, бу предметның дини өлешен сайлап алырга мөмкинлеген әйтте. Аны җәмәгать эшлеклесе Әлмирә Әдиятуллина куәтләп, 16 ел дәвамында балалар арасында Коръән уку буенча бәйге уздыруын, балалар белән эшләүнең зарурлыгын тагын бер кат билгеләп үтте.