Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Яңа гасыр” телевидениесе белән берлектә әзерләнеп эфирга чыгучы “Халкым минем…” тапшыруының иҗат төркеме һәм конгресс каршында эшләп килүче Бөтенроссия татар авыллары оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗапов Мордовия республикасының Ромодан районы Белозерье авылында булып андагы милли һәм дини тормыш, яшәеш белән якыннанрак танышып кайтты.
![18401a64dae0[1]](http://tatar-congress.org/wp-content/uploads/2013/09/18401a64dae01-300x225.jpg)
Мәктәпкәчә яшьтәге 350 бала үсә авылда. Кызганыч, балалар бакчасы әлегә авылда юк, ләкин якын киләчәктә төзелер дип өметләнә авыл халкы. Чөнки халык саны ел саен арта. Мәсәлән, авылда 26 кеше үлгән, 49 бала дөньяга килгән. Авыл башлыгы – Гафур Галәв улы Абдрәшитов. Ул дүрт ел әлеге вазыйфаны башкара. Шәхси эшмәкәрләр күп. Барлыгы 32 предприятие исәпләнә.
![6952b54d0388[1]](http://tatar-congress.org/wp-content/uploads/2013/09/6952b54d03881-300x225.jpg)
Бөтенроссия татар авыллары оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗапов әлеге авылның башлыгы, “Белозерье” авыл хуҗалыгы кооперативы башлыгы һәм авыл, район советы депутатлары белән дә очрашты. Әлеге очрашуда бүгенге көндә татар авылларының хәле, проблемалар, аларны чишү юлларын эзләү, тәҗрибә уртаклашу турында сүз барды.