tatruen
Баш бит / Татар авыллары / «Халкым минем -2011» иҗат фестивале
«Халкым минем -2011» иҗат фестивале

«Халкым минем -2011» иҗат фестивале

Сәләтле балаларны һәм яшьләрне ачыклау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру максатыннан Самара өлкәсенең Похвистнево районында «Халкым минем -2011» иҗат фестивале уздырыла. Бу быел өченче тапкыр үтәчәк. Монысы Г. Тукайның 125 еллыгына, Самара губериясенең 160 еллыгына багышлана.

Аны оештыручылар: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы, Самара өлкәсе Похвистнево районы “Туган тел” оешмасы.

Әлеге бәйгедә татар авылыннан булган, бакча яшендәге балалардан башлап 25 яшькәчә булган яшьләр катнаша ала. Алар өч төркемгә бүленәләр:10 яшькә кадәр, 11 яшьтән – 15 яшькәчә, 16 – 25 яшькәчә. «Халкым минем -2011» катнашучылар нәфис сүз, вокал, милли уен коралларында уйнау номинациясендә катнаша алачак.

Төп шарт:

Нәфис сүз – Г.Тукай шигыре булырга тиеш

Җыр – Татар авылына багышланган җыр

Милли уен коралында уйнау.

Бәйге 2011 елнын 12 нче мартында Самара өлкәсе Похвистнево районы Мәдәният йортында үткәрелә.

Сайлап алу туры 10.00- 14.00.

Гала концерт 16 сәгатьтә башлана.

Бәйгедә катнашу өчен заявкалар 01.03.11. кадәр язмача тәртиптә, түбәндәге адрес буенча кабул ителә:

Самара өлкәсе, Похвистнево районы, Гали авылы

Белешмә өчен телефон: 89276025428

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*