ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта Татарстан язучылары белән иҗади очрашу узды
Санкт-Петербургта Татарстан язучылары белән иҗади очрашу узды

Санкт-Петербургта Татарстан язучылары белән иҗади очрашу узды

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә XXI Санкт-Петербург халыкара китап ярминкәсенә килгән Татарстан язучылары делегациясе белән иҗади очрашу булды.

Чараны Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татарстан Республикасының Даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов сәламләү сүзе белән ачып җибәрде. Тамашачылар алдында Татарстанның Язучылар берлеге рәисе, ТРның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла, Татарстан китап нәшрияты директоры Рөстәм Галиуллин, шагыйрә, «Мәйдан» журналы мөхәррире Лилия Сираева (Гыйбадуллина), Татарстанның Санкт-Петербургтагы Даими вәкиллеге консультанты, тәрҗемәче Нияз Игъламов чыгыш ясады.

Лилия Гыйбадуллина һәм Ркаил Зәйдулла шигырьләрен укыдылар. Тамашачылар язучыларга сораулар бирделәр һәм аларга җавап алдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*