tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында / Бөтендөнья татар конгрессы Казан бүлеге активистлары депутат Ф.Мифтахов җитәкчелегендә татар теленең яшәеше турында фикерләште
Бөтендөнья татар конгрессы Казан бүлеге активистлары депутат Ф.Мифтахов җитәкчелегендә татар теленең яшәеше турында фикерләште

Бөтендөнья татар конгрессы Казан бүлеге активистлары депутат Ф.Мифтахов җитәкчелегендә татар теленең яшәеше турында фикерләште

Бүген Казан шәһәренең Мәскәү һәм Киров районнары хакимияте бинасында Бөтендөнья татар конгрессы Казан бүлегенең киңәйтелгән утырышы узды.

Анда ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, парламент депутаты Фәрит Мифтахов, Мәскәү һәм Киров районнары хакимияте башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Радик Шәфигуллин, Казан шәһәре Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Илнар Һидиятов, Казан шәһәр Думасы депутаты, 2 нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина, район мәгариф бүлекләре хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, укытучылар һәм башкалар катнашты.

Утырышта татар мәктәпләрендә, лицей һәм гимназияләрдә белем бирү; балалар бакчаларында татар телен өйрәтү, киләсе уку елыннан яңа стандартлар нигезендә татар телен укыту, мәктәпләрдә әхлак дәресләре кертү, Казан шәһәрендә элмә такталарын һәм реклама щитларын татар һәм рус телләрендә ясау, милли көрәшне үстерү мәсьәләләре күтәрелде. Шулай ук балаларда татар булулары белән горурлану хисе тәрбияләү, татар телен популярлаштыру буенча чаралар үткәрү кирәклек турында сөйләштеләр.

Разил Вәлиев, утырышка йомгак ясап, төп максатның милли мәгарифне аякка бастыру икәнлеген билгеләп үтте. Бүген көндә кешеләрдә милли аңның җитенкерәмәвен, үзенең яшь буынга зур өметләр баглавын әйтте. Ул милли мәгарифкә кагылган пробелмаларны хәл иткәндә, гамәлдәге законнар кысаларында үзебезнең таләпләребезне куя белергә тиешлегебезне дә белдерде.

Утырыш турында тулырак мәгълүматны киләсе чыгарылышларда укырга мөмкин булачак.

Автор: Римма Гатина
Чыганак: “Татар-информ”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*