1936 елның 24 маенда Шөгер районы Иске Шөгер авылында (хәзер Лениногорск районында) туган.
Белеме
- 1963 елда Казан Дәүләт университетының “СССР тарихы” белгечлеге буенча Тарих һәм филология факультетын тәмамлаган.
- Тарих фәннәре кандидаты (1967)
- Тарих фәннәре докторы, профессор (1979)
Хезмәт эшчәнлеге
- 1966-1975 елларда — КДУның Ватан тарихы кафедрасы ассистенты.
- 1975-1980 елларда — КДУның Ватан тарихы кафедрасы доценты.
- 1980-1995 елларда — КДУ тарих факультеты деканы.
- 1983-1992 елларда — КДУның СССР тарихы кафедрасы мөдире (1992 елдан башлап Хәзерге заман Ватан тарихы кафедрасы дип үзгәртелә).
- 1992-2002 елларда — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе.
- 1995-2004 елларда — Татарстан Республикасының халык депутаты.
- 2004-2009 елларда — ТР Дәүләт Советының өченче чакырылыш депутаты, «Бердәм Россия» сәяси фиркасе.
- 2009-2012 елларда — КДУның Ватан тарихы кафедрасы мөдире.
- 2012 елдан — КФУның Ватан тарихы кафедрасының профессор-консультанты.
Бүләкләре
Мактаулы исемнәр
- «Казан шәһәренең Мактаулы гражданины», 2016;
- «Казан университетының атказанган профессоры» , 2005;
- «Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе», 1997;
- «Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе», 1986.
Орден, медальләр
- «Дуслык» ордены, 2021 ел;
- Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте, 2019, 2020, 2021;
- «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале, 2019;
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале, 2016;
- Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең «Фәндә казанышлары өчен» алтын медале, 2016;
- «Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен» Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактау билгесе, 2015;
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, 2006;
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале», 2005;
- Халыклар Дуслыгы ордены, 2003 ел;
- «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале, 2003;
- «Хезмәт ветераны», 1988;
Премияләр
- Кол Гали исемендәге халыкара премия, 2003;
- Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе, 2001.
Элемтә
- Телефон:
- +7(843) 231-54-47
- +7(843)231-54-86
- Электрон почта: