tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Структура / ТАҺИРОВ ИНДУС РИЗАК УЛЫ — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 1992-2002 еллардагы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы.
ТАҺИРОВ ИНДУС РИЗАК УЛЫ — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 1992-2002 еллардагы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы.

ТАҺИРОВ ИНДУС РИЗАК УЛЫ — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 1992-2002 еллардагы рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы.

1936 елның 24 маенда Шөгер районы Иске Шөгер авылында (хәзер Лениногорск районында) туган.

Белеме

  • 1963 елда Казан Дәүләт университетының “СССР тарихы” белгечлеге буенча Тарих һәм филология факультетын тәмамлаган.
  • Тарих фәннәре кандидаты (1967)
  • Тарих фәннәре докторы, профессор (1979)

Хезмәт эшчәнлеге

  • 1966-1975 елларда — КДУның Ватан тарихы кафедрасы ассистенты.
  • 1975-1980 елларда — КДУның Ватан тарихы кафедрасы доценты.
  • 1980-1995 елларда — КДУ тарих факультеты деканы.
  • 1983-1992 елларда — КДУның СССР тарихы кафедрасы мөдире (1992 елдан башлап Хәзерге заман Ватан тарихы кафедрасы дип үзгәртелә).
  • 1992-2002 елларда — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе.
  • 1995-2004 елларда — Татарстан Республикасының халык депутаты.
  • 2004-2009 елларда — ТР Дәүләт Советының өченче чакырылыш депутаты, «Бердәм Россия» сәяси фиркасе.
  • 2009-2012 елларда — КДУның Ватан тарихы кафедрасы мөдире.
  • 2012 елдан — КФУның Ватан тарихы кафедрасының профессор-консультанты.

Бүләкләре

Мактаулы исемнәр

  • «Казан шәһәренең Мактаулы гражданины», 2016;
  • «Казан университетының атказанган профессоры» , 2005;
  • «Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе», 1997;
  • «Татарстан АССРның атказанган фән эшлеклесе», 1986.

Орден, медальләр

  • «Дуслык» ордены, 2021 ел;
  • Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте, 2019, 2020, 2021;
  • «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале, 2019;
  • «Фидакарь хезмәт өчен» медале, 2016;
  • Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең «Фәндә казанышлары өчен» алтын медале, 2016;
  • «Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен» Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мактау билгесе, 2015;
  • «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены, 2006;
  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале», 2005;
  • Халыклар Дуслыгы ордены, 2003 ел;
  • «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале, 2003;
  • «Хезмәт ветераны», 1988;

Премияләр

  • Кол Гали исемендәге халыкара премия, 2003;
  • Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе, 2001.

Элемтә