Чара программасында җирле иҗат коллективлары һәм Казан артистлары – Ваһапов фестивале йолдызлары Ранис Габбазов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов һәм Айсылу Габдинова чыгышлары көтелә.
Исегезгә төшереп үтәбез, 2013нче елның 18 октябрендә татар һәм рус телләрендә “Самар татарлары” интернет-порталы эшли башлады. Аның оештыручысы – Самар өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров, проект авторы һәм баш мөхәррире – Римма Равил кызы Нуретдинова.
Юбилей бәйрәм чарасы 11 ноябрьдә 15.00 сәгатьтә Самарның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният йортында үтәчәк. Керү чакыру билетлары буенча, аларны оештыручылардан алып булачак.