tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Разил Вәлиев: Татар халкының үсеш стратегиясе – кирәкле документ
Разил Вәлиев: Татар халкының үсеш стратегиясе – кирәкле документ

Разил Вәлиев: Татар халкының үсеш стратегиясе – кирәкле документ

Татар халкының үсеш стратегиясе – кирәкле документ. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев шундый фикерен әйтте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык Юлламасында “татар халкы үсеш стратегиясе”н кабул итүне сузу безне бер дә бизәми” дип әйтте.

«Без бу мәсьәләне күптәннән күтәрәбез. Татар халкының үсеш стратегиясе кабул ителергә тиеш, дип үзебезнең комитетта да, Бөтендөнья татар конгрессында да күтәргән идек. Чыннан да, бу бик кирәкле документ. Татар халкының киләчәге нинди булыр… Бигрәк тә, бүгенге вазгыятьтә, милли мәктәп, телләр проблемалары шактый кискен тора. Татар халкының үсеш стратегиясе мәсьәләсе яңадан калкып чыкты, һәм бу бик дөрес. Бу мәсьәләне үзәккә алып, аны хәл итмәсәк, татар халкының киләчәген күзаллый алмаячакбыз. Президент, бу эш өчен Бөтендөнья татар конгрессы җавап бирергә тиеш, диде, ләкин конгресс үзе генә бу эшне ерып чыга алмаска мөмкин, Хөкүмәт, дәүләт структуралары, ресурслар да кирәк. Без комитетта бу хаклы фикер алышырбыз. Монда мәгариф, мәдәният тә, рухи дөнья, фән дә катнаша. Бигрәк тә, безнең комитетка караган бөтен өлкәләр бу мәсьәләне хәл итү өчен үзләреннән өлеш кертергә тиеш», – диде Разил Вәлиев.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*