tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 130 мең татарга ничә газета кирәк?
130 мең татарга ничә газета кирәк?

130 мең татарга ничә газета кирәк?

320 ел элек, 1703 елның 13 гыйнваренда, Петр I указы буенча Россиядә “Ведомости” дип аталган беренче газета басылып чыккан булган. Шул сәбәпле, 1991 елда РСФСРның Югары Советы президиумы “Вакытлы матбугат көне”н 5 майдан (“Правда” газетасы басылып чыккан көн) тарихи дөреслеккә туры килгән 13 гыйнварга күчерә. Шуннан бирле вакытлы матбугат чаралары хезмәткәрләре 32 ел буе профессиональ бәйрәмнәрен 13 гыйнварда билгеләп үтәләр.

Уйлап карасаң, үзгәртеп кору елларында Самара өлкәсендә дөнья күргән беренче татар милли газетасы “Бердәмлек” аннан да алдарак, 1990 елның 25 апрелендә басылып чыккан иде. Аның үрнәгендә еврейлар — “Тарбут”, чувашлар — “Самар ен”, мордвалар — “Валдо Ойме”, башкортлар — “Ыргыз”, украиннар — “Проминь”, азәрбайҗаннар – “Очаг”, казахлар – “Ак жол” дип аталган үз газеталарын ачтылар. Шул ук чорда, үткән гасырның туксанынчы еллары ахырында – икемеңенче еллары башында, рус телендә татар-мөселман газетасы “Азан”, тугыз милләт телендә “Радио-7” эшләп килде. Самараның Җәмигъ мәчете дә башта “Ислам нуры”, аннан “Сәләм” газеталарын чыгарып торды. Ул вакытта барлыгы унбишләп милли газета чыга иде. Әлбәттә, бу газеталар һәм “Радио-7” өлкә хөкүмәте, милли иҗтимагый оешмалар ярдәме, җәмәгатьчелекнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсе иде.

Ләкин 2008 елгы кризистан соң газеталар бер-бер артлы ябыла башлады. Моны даими финансирование, милли телләрдә язучы профессиональ журналистлар булмау, урбанизация нәтиҗәсендә милли мәгариф системасы ише-леп төшү белән аңлатырга була.

Бүгенге көндә Самара өлкәсенең милли мәгариф кырында тик “Бердәмлек” өлкә татар газетасы, “Самар татарлары” журналы, “Сәләм” мөселман газетасы гына калдылар. Соңгы икесе спонсорлар һәм оештыручылар кесәсеннән финанслана. Ә менә “Бердәмлек” газетасына күп еллар буе Самара өлкәсе губернаторы администрациясе ярдәм күрсәтеп килә – Халыклар дуслыгы йортында өч бушлай бүлмә, интернет, телефон безнең карамакта. Шулай ук үткән елны да, быел да бюджеттан 600 мең сум акча алдык. Тик, кызганычка, бу гына җитми, почта, газета кәгазе, типография хезмәте елдан-ел үсә барганлыктан, безгә акча сорап халыкка мөрәҗәгать итәргә туры килә. Менә үткән ел ахырында да газетага язылучылар санын арттыру йөзеннән агитация алып барган идек. Рәхмәт, тиражыбыз 200 әбүнәчегә артты, быел да 2000 тираж белән чыгып киләчәкбез. Редакция үз-үзен тәэмин итә алсын өчен язылучылар саны 5 меңнән дә ким булмаска тиеш. Һәм без бу санга чыга алабыз! Мисал өчен: Самара өлкәсендә якынча 130 мең татар яши, һәр гаилә 3-4 кешедән тора һәм газетага языла дип исәпләсәк, 30 мең тираж белән чыгып килә алыр идек. Ә бүген газетабызга өлкә татарларының 1,5 проценты гына языла! Ярты елга язылу бәясе 600 сум гына бит, үзегез газета укырга яратмасагыз, кирәксенмәсәгез, күршедәге ялгыз әбиләргә, әти-әниләрегезгә садака итеп яздырырга була. Өлкәбезнең соңгы милли газетасын без сакламасак, кем саклар? Бердәмлектә — көч!

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА

samtatnews.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*