Бүген, 19 гыйнвар көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы узачак. Утырыш «Татарлар: гамәл стратегиясе»н тормышка ашыру кысаларында оештырыла һәм Бөтенроссия халык санын исәпкә алу чарасына багышлана. Киңәйтелгән утырышта җанисәп уңаеннан татар халкына мөрәҗәгать тә кабул ителәчәк.
Дөньядагы санитар-эпидемиологик вәзгыятьне истә тотып әлеге чара «Zoom» аудио һәм видеоәңгәмәләр платформасы ярдәмендә үткәреләчәк. Утырышның туры эфиры https://www.youtube.com/watch?v=bC20_b0f7fU&feature=youtu.be сылтамасы аша карап булачак. Башлана 12.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты).