tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2021нче елны олуг юбилее белән башлады
2021нче елны олуг юбилее белән башлады

2021нче елны олуг юбилее белән башлады

Яңа елның беренче көнендә үзенең юбилейлы олуг туган көнен – 95 яшен Түбән  Новгород өлкәсе Кочко-Пожар авылының иң өлкән ак яулыклы әбиләребезнең берсе булган Бадиан апа Аймасова каршылады.

Хөрмәтле юбиляр – сугыш чоры баласы. Димәк, бу катлаулы тормышның ачысын нык күргән кеше ул, чөнки Бадиан апа дәһшәтле сугыш китергән авырлыкларны сыңар иңнәренә салып күтәргән тере шаһитларның берсе, биш балага гомер бүләк иткән Герой ана. Аллаһыга мең шөкер, гомер көзләренең алтын фасылын, ягъни әбиләр чуагына тиң булган матур һәм бәхетле чорын ул улы Ринат белән килене Васимә ханым кадер-хөрмәтендә уздыра.

Кадерле юбилярны Сергач районы администрациясе хакимияте, социаль яклау идарәсе һәм дә үз исеменнән авыл башлыгы Рөстәм Абдуллин котлады, изге теләкләрен ирештерде, үрнәк өлгесе булып торганы өчен олы рәхмәтләрен белдерде һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Без дә хөрмәтле Бадиан апаны ихластан 95 яшьлек юбилее белән котлыйбыз, аңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, тән сихәте, бүгенгедәй бала-онык хөрмәтендә  100 яшен каршылавын телибез.

Илнар САДЕКОВ

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*