Казан шәһәренең 2 нче татар гимназиясендә Татар көрәше буенча Ш.Мәрҗани исемендәге ачык турнир узды. Турнирда Казан шәһәренең 1-11 сыйныфта укучы 8 мәктәбеннән ир малайлар һәм егетләр көч сынашты.
Төркемнәрдә җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләгәч «Абсолют батыр» өчен көрәш уздырылды. Батыр исеменә Ислам Шәйдуллин лаек булды.
Әлеге бәйге гимназия директоры Кәмария Хәмидуллина һәм көрәш буенча тренер Николай Крылов тарафыннан 16 ел рәттән оештырылып килә. Җиңүчеләргә медальләр һәм грамоталар, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан түбәтәйләр һәм абсолют батырга кыйммәтле бүләк тапшырылды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм матбугат сәркатибе Булат Ибраһимов катнаштылар.