Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / 2 нче татар гимназиясендә Татар көрәше буенча турнир узды
2 нче татар гимназиясендә Татар көрәше буенча турнир узды

2 нче татар гимназиясендә Татар көрәше буенча турнир узды

Казан шәһәренең 2 нче татар гимназиясендә Татар көрәше буенча Ш.Мәрҗани исемендәге ачык турнир узды. Турнирда Казан шәһәренең 1-11 сыйныфта укучы 8 мәктәбеннән ир малайлар һәм егетләр көч сынашты.

Төркемнәрдә җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләгәч «Абсолют батыр» өчен көрәш уздырылды. Батыр исеменә Ислам Шәйдуллин лаек булды.

Әлеге бәйге гимназия директоры Кәмария Хәмидуллина һәм көрәш буенча тренер Николай Крылов тарафыннан 16 ел рәттән оештырылып килә. Җиңүчеләргә медальләр һәм грамоталар, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан түбәтәйләр һәм  абсолют батырга кыйммәтле бүләк тапшырылды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм матбугат сәркатибе Булат Ибраһимов катнаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*