Агымдагы елның 20 июль көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Бөтендөнья татар конгрессының VII чираттан тыш съездының пленар утырышы узачак. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә — Бөтендөнья татар конгрессы Уставына үзгәрешләр кертү. Пленар утырыш 17.00 сәг. тә башлана (Ершов ур.,1а, “Пушкин” залы).
21 июль көнне, Форум делегатлары, ТР Спасс районы Болгар шәһәрендә “Изге Болгар җыены”нда катнашачаклар.