tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2021 елгы Тукай премиясе лауреатлары кемнәр?
2021 елгы Тукай премиясе лауреатлары кемнәр?

2021 елгы Тукай премиясе лауреатлары кемнәр?

Быел Тукай исемендәге дәүләт бүләге язучы Факил Сафинга, актриса Дания Нуруллинага һәм рәссам Григорий Эйдиновка бирелгән. Бу хакта «Интертат»ка үз чыганаклары аша билгеле булды.

Тукай исемендәге дәүләт премиясенең нигезләмәсе буенча өч премия каралган. Дүртенче өстәмә премия булу-булмавы турында әлегә мәгълүмат юк. Татарстан язучылары Тукайның тууына 135 еллыгы уңаеннан әдәбият өчен өстәмә премия бирелүенә өметләнгәннәр иде.

Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин «Саташып аткан таң» роман-трилогиясе һәм «Гөлҗиһан» повесте өчен Татарстан язучылар берлегеннән, Татарстанның халык артисты Дания Нуруллина татар театры сәнгатенә керткән өлеше өчен Бөтендөнья татар конгрессы аша, Григорий Эйдинов графика сәнгатенә керткән өлеше өчен Россия рәссамнар берлегенең Татарстан бүлеге аша тәкъдим ителгән иде.

Тукай премиясе лауреатлары 26 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүлә опера һәм балет театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк.

Рузилә Мөхәммәтова

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*