tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бишкек шәһәрендә Халыкара «Татар кызы – 2021» бәйгесенең Төбәк этабы узды
Бишкек шәһәрендә Халыкара «Татар кызы – 2021» бәйгесенең Төбәк этабы узды

Бишкек шәһәрендә Халыкара «Татар кызы – 2021» бәйгесенең Төбәк этабы узды

17 апрель көнне Кыргызстан Республикасының Бишкек шәһәрендә Халыкара «Татар кызы – 2021» бәйгесенең Төбәк этабы узды. Чараны «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге оештырды. Биредә  Талас, Бишкәк һәм Ош төбәкләреннән кызлар катнашты. Бәйге берничә этаптан торды: дефиле, үз-үзең белән таныштыру, интеллектуаль, иҗади һәм кулинар конкурслар.

Иҗади этапта катнашучылар ясаган рәсемнәрен күрсәттеләр, скрипкада уйнадылар. Татар ашларын әзерләп, аш-су пешерү серләре белән дә уртаклаштылар.

Чарада Татарстан Республикасыннан кунаклар да булды:  Халыкара «Татар кызы» бәйгесенең башкарма мөдире Гүзәлия Гыйниятуллина һәм  опера җырчысы, Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Илүсә Хуҗина.

Бәйгедә катнашучылар һәм әлеге чараны оештыручылар Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Бәйгенең җиңүчесе – Диана Мурәхмәтова. Диана Казанда узачак Халыкара «Татар кызы – 2021» бәйгесенең ярымфиналында катнашачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*