tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “2021 нче ел- Татар милләте бердәмлеге елы” дип игълан ителә
“2021 нче ел- Татар милләте бердәмлеге елы” дип игълан ителә

“2021 нче ел- Татар милләте бердәмлеге елы” дип игълан ителә

Бүген бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Милли Шураның киңәйтелгән утырышында хәбәр итте. Россия төбәкләре һәм чит илләрдәге татарлар белән Zoom форматында бу шундый беренче очрашу. Анда барлыгы 360 га якын татар оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Васил Шәйхразыев милләттәшләребезне сәламләп, Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан уздырылган 2020 нче елдагы иң төп чаралар – Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы, “Татарча диктант” акциясе, август аенда узган Милли Җыен хакында искә төшерде.

“Быел катлаулы чор – пандемия булуга карамастан, без “Татарча диктант” акциясендә катнашучылар санын арттыруга ирештек. Ул онлайн форматта узса да, 350 меңнән артык кеше татарча диктант язды. Киләсе елга бу чарада бер миллион катнашучы булыр дип ышанып калабыз. Моның өчен мөмкинлекләребез бар,”- диде ул.

Милләт Җыенында кабул ителгәннән соң, “Гамәл Стратегия”сенең юнәлешләре җыентык булып бастырылды. Аны хәзер һәр төбәк, татар оешмасы үзендә булдыра ала. “Безнең төп бурычларыбызның берсе – “Гамәл Стратегия”сен тормышка ашыру. Ул һәр гаиләгә барып җитәргә тиеш! Җыентыкта юнәлешләр үтәлешен, уй-фикерләрне дә теркәп барырга, үзең өчен ниндидер планнарыңны язырга мөмкин, моның өчен махсус буш урыннар калдырылды,” диде Милли Шура рәисе.

2021 нче елның төп вакыйгасы – Бөтенроссия халык санын исәпкә алу. Күпләр утырышта шул хакта да фикер алышу булыр дип көтте. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев әлеге мәсьәлә буенча аерым очрашу – киләсе елның гыйнвар аенда үткәреләчәген хәбәр итте. Аның төгәл көне игълан ителәчәк. Ул шулай ук онлайн форматта оештырыла.

Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан 2020 елда башкарылган эшләргә йомгак ясады. “Катлаулы ел булуга карамастан, татар халкының рухи ныклыгы кимеми. Милләт җыенында ел вакыйгасы буларак “Гамәл Стратегиясе”нең кабул ителүе һәм эш юнәлешләрен билгеләү, рухыбызны тагын да ныгыта. Бөтендөнья татар конгрессы, республика, бөтенроссия, халыкара дәрәҗәләрдә чаралар оештыру юлы белән, үз максатларын тормышка ашырып, татар халкын берләштерү эшен дәвам итә һәм дәвам итәчәк,”- дип белдерде Данис Шакиров.

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Россия Федераль округларында булып, анда яшәүче татарлар, җирле җитәкчеләр белән даими рәвештә очрашулар уздыра. Мондый чаралар киләсе елга да дәвам итәчәк, диелде утырышта. 2021 нче ел планнары хакында Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Марс Рифкать улы Тукаев җиткерде. Алга таба очрашулар Якутск, Красноярск, Чиләбе, Әстерхан, Ярославль, Петрозаводск кебек шәһәрләдә көтелә.

Онлайн-утырышта катнашучы татар оешмалары җитәкчеләре арасында да чыгыш ясаучылар булды. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин пандемия булса да, республикабызда яшәүче татарлар белән даими аралашып тордык, ди. “Без үзебезнең иҗади төркем белән Башкортстанда яшәүче татарлар тормышы хакында тапшырулар әзерләп күрсәттек. “Татарча диктант” акциясендә актив катнаштык. “Җәлил укулары” бәйгесенә 500 гә якын гариза килде. 2021 нче елда 50 дән артык чара уздырырга планлаштырдык,”- дип сөйләде.

Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Рамис Сафин үз өлкәләрендә татар телен саклау буенча башкарылучы эшләргә туктала. Алар туган телебезне сабый чактан ук өйрәтүне максат итеп куйган. Өч ел элек балалар бакчаларында милли төркемнәр булдыру эшен башлап җибәрәләр. Аларның башлангычын өлкә губернаторы Сергей Морозов та хуплый. Быелның 2 нче декабрендә Зур Чирекле авылында “Бәхет” исемле заманча мәктәпкәчә учреждение ачылган. Анда шулай ук татар балаларына туган телен өйрәнү мөмкинлеге тудырыла. Васил Шәйхразыев Ульяновск өлкәсе губернаторы хакында: “Татар халкына иң күп ярдәм итүче үрнәк җитәкчеләрнең берсе,”- дип үз бәясен бирә.

Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиле Ринат Насыйров: ” Хәзерге вакытта безнең өчен иң мөһим сүзләр – татар милләте, Стратегия, бердәмлек. Безгә хәзер Стратегиянең эчтәлеген “тутыру” өчен эшләргә кирәк,”- диде.

Оренбург өлкәсендәге “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Альбина Әбсәләмова утырышта үзе генә түгел, ә кулга-кул тотынып эшләүче ярдәмчеләре белән катнашты. Өлкәдәге татар хатын-кызлары инде 5 ел дәвамында актив эш алып бара. 17 районда “Ак калфак” оешмасының 17 бүлекчәсе булдырылган. “Ел саен хатын-кызлар съездын уздырабыз. Анда 300ләп делегат катнаша. Мондый очрашу аларны бик активлаштыра, рухландыра. Үзләре яшәгән җирлеккә кайтып, матур чаралар оештыралар. “Татар кызы”, “Шәл бәйләү”, “Әбекәй-матуркай” конкурслары үткәрәбез, “-дип, Альбина ханым үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Казахстанда гомер итүче, Алмата шәһәренең татар һәм башкорт мәдәнияте җәмгыяте рәисе Гриф Хәйруллин чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең төп бурычы – татарларның рухын саклау һәм үстерү дип саный. Ул татар теленең киләчәге өчен борчыла. “Телебез чит сүзләр белән чуарлана. Туган телебезгә ихтирам булырга тиеш. Үзебезне хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк. Шул чагында Стратегиянең дә киләчәчге булыр. Татарның бай тарихын яшьләр дә өйрәнер дигән өмет хисе белән яшим мин,”-дип сөйләде ул.

Чыгышлар тәмамланганнан соң, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Zoom форматындагы мондый очрашулар киләчәктә дә дәвам итәчәк дип белдерде.

Энҗе Шәйхетдинова

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*