tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2023 елда спектакль кую өчен ТР Театр әһелләре берлеге грантын алучы театрлар билгеле
2023 елда спектакль кую өчен ТР Театр әһелләре берлеге грантын алучы театрлар билгеле

2023 елда спектакль кую өчен ТР Театр әһелләре берлеге грантын алучы театрлар билгеле

Быел ТР Театр әһелләре берлеге грантлары Татарстанның ике театрына бирелгән. Мәгълүмат берлекнең рәсми сайтында урын алган.

Чаллы татар дәүләт драма театрына һәм МОN театрына 2023 елда спектакль кую өчен грант акчасы бирелә.

Чаллы театры Артур Шәйдуллинның «Җаның ни тели» спектаклен кую өчен 600 000 сум грантка ия булган.

ТР Милли китапханәсендә эшләүче МОN театраль лабораториясе шундый ук сумманы «Шүрәле» спектаклен кую өчен ала.

Татарстанның дәүләт һәм муниципаль театрларына ТР Театр әһелләре берлеге гранты 2012 елдан бирле бирелә. Соңрак ул фтнанс ярдәме өчен ТР Театр әһелләре берлеге конкурсы дип атала башлады.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*