tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы өчен прототиплар спектакльдән алынган
«Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы өчен прототиплар спектакльдән алынган

«Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы өчен прототиплар спектакльдән алынган

«Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмын ясау өчен прототиплар спектакльдәге персонажлардан алынган. «Моның өчен театрга бик зур рәхмәт», – диде «Татармультфильм» студиясенең баш режиссёры Сергей Киатров.

«Татармультфильм» берләшмәсе «Татар-информ»да оештырылган матбугат конференциясендә «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмын әзерләү барышы турында сөйләде.

«Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле, чыннан да, татар мәдәниятенең легендасы. Монда бөек татар шәхесләре катнашкан – Туфан Миңнуллин, Шәүкәт Биктимеров, Марсель Сәлимҗанов. Аларның исемнәре татар театры сәнгате тарихына һәм татар тарихына алтын хәрефләр белән язылган», – дип сүзгә кушылды берләшмә җитәкчесе Марат Ганиев.

«Анимация студиясе буларак, без мираска бик сак карадык. Без төп сюжет линиясенә зыян китермәскә тырыштык һәм ул килеп чыкты кебек. Без аны спектакль кебек оптимистик рухта эшли алдык кебек», – дип дәвам итте ул.

Спектакльдә Әҗәл персонажына тавыш яздырырга Равил Шәрәфиев чакырылган. Әлмәндәр карт Эмиль Талипов тавышы белән сөйләшә.

«Равил абый башкалар кебек эшләми. Алдан текстларны сорап алды, репетицияләр ясады. Без аның чын мәгънәсендә студиядә уйнавын карап ләззәт алдык», – диде режиссер Сергей Киатров.

«Тавыш яздырырга ризалашу бер елгага икенче кат керү булмыймы икән», дип икеләнеп торган идем, минем каршы килә алмый торган йомшак ягым бар – ризалаштым», – диде матбугат конференциясенә катнашкан Равил Шәрәфиев.

Туфан Миңнуллинның легендар «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле Камал театрында озак еллар барды. Хәзерге вакытта спектакль курчак театры форматында «Әкият» курчак театрында бара. Түбән Кама театры да әлеге спектакльне куйды, ул хәзер театр репертуарында.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*