Шәмаиллар остасы, Чаллы рәссамы Зөлфия Мөхәммәтдинова яңа шамаилларында изге сүзләрне гарәп теленнән тыш, татар һәм рус телләрендә дә бирә башлаган. 25 сентябрьдә Казан Кремлендә татар хатын-кызларыннан беренчеләрдән булып шәмаиллар ясый башлаган рәссам Зөлфия Мөхәммәтдинованың юбилей күргәзмәсе ачылды.
Татар шамаиллары галереясында ачылган “Пыялада чәчәкләр” күргәзмәсе рәссам Зөлфия Мөхәммәтдинова иҗатының 25 еллыгына багышланган. Күргәзмәдә авторның 25 эше урнаштырылган. Алар арасында туксанынчы елларда ясалганнары да бар. Биш шамаилны рәссам күргәзмә өчен махсус эшләгән.

Күргәзмә ачылу тантанасына Татарстан рәссамнар берлеге рәисе урынбасары, рәссам Мөдәррис Минһаҗев, күренекле каллиграфия остасы, Тукай премиясе лауреаты Нәҗип Нәккаш һәм рәссамның иҗатын яратучылар җыелган иде.

“Без ашыга-ашыга иҗат итә башладык. Кайда нәрсә очратсак та, татар мохитына яраклашырга тырыша идек. Зөлфия Ислам диненең төп идеяләрен белдерә торган аятьләрне, хәдисләрне татарча орнаментлар белән төреп иҗат итә башлады. Беренче эшләрендә ялгышлар бар, һәвәскәрлек сизелә иде. Ул мәдрәсәдә дә укыды, үҗәтләнеп күп өйрәнде һәм элеккеге ялгышларын кабатламады”, – диде күренекле каллиграфия остасы.
Нәҗип Нәккаш Зөлфия Мөхәммәтдинованың тугра жанрына да керүен билгеләр үтте. “Тугра ул үзеңне зур ислам дөньясының бер кисәге итеп тоюның билгесе. Аңа халыкта ихтыяҗ зур”, – диде ул. Каллиграфия остасы рәссамның эшләрендә татарча язулар күренә башлауга да игътибар итте.
“Ислам музеенда зур остабыз Нәҗип Нәккашның 70 яшьлегенә багышланган күргәзмә эшли. Биредә Зөлфия Мөхәммәтдинованың 60 яшьлегенә багышлана. Шамаиллар эшли башлаган кешеләр туксанынчы елларда бар иде. Аларның күбесе шамаил сәнгатендә калмадылар”, – диде Татар шамаиллары галереясе җитәкчесе Алсу Шәмсутова.

Рузилә Мөхәммәтова
tatar-inform