tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төрки яшьләре фестивалендә Ленария Мөслимова Бөтендөнья татар яшьләре форумы эшчәнлеге белән таныштырды
Төрки яшьләре фестивалендә Ленария Мөслимова Бөтендөнья татар яшьләре форумы эшчәнлеге белән таныштырды

Төрки яшьләре фестивалендә Ленария Мөслимова Бөтендөнья татар яшьләре форумы эшчәнлеге белән таныштырды

20-27 сентябрь көннәрендә “Идел” яшьләр үзәге базасында Vl Төрки яшьләр фестивале үтә. Программада делегатлар өчен этник-конфессиональ фестивальдә катнашу, Яшьләр эшләре буенча министрлык белән аралашу, Болгарга бару каралган.

Быел фестивальдә Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 55 делегат катнаша. Казах, кыргыз, башкорт, чуваш, тыва, карачай-черкес, ногай һәм башка милләтләр лидерлары җыелган. Алар республиканың танылган шәхесләре белән көн дә атна дәвамында танышып килә. Программада яшьләр проектларын тәкъдим итү, очрашулар, түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр каралган.

Шулай ук Татарстанда тиздән милли-этно проектлар акселераторы оештырыла.
Тиздән гариза бирү кампаниясе башлана, инде декабрь башында сессия узачак.
Милли-этно проектлар акселераторының “Идел” яшьләр үзәге, Татарстан халыклары Ассамблеясы, “Сәләт” яшьләр оешмасы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә оештырыла.

Әлеге акселераторның нәтиҗәсе – акчалата премия һәм грантлар да каралган.
Акселераторда татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә катнаша алачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*