tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Гасырлардан килгән мирас ул, күп серләрне үзенә сеңдергән…”
“Гасырлардан килгән мирас ул, күп серләрне үзенә сеңдергән…”

“Гасырлардан килгән мирас ул, күп серләрне үзенә сеңдергән…”

Чистай районында чишмәләрне чистарту акцияләре иглан ителде. Татар Ялтаны авылы хезмәтчәннәре Таш чишмәнең тирә- ягын чистарту эше оештырдылар. 11 августта ” Таш чишмәдә кунакта” исемле чара уздырылачак. Чарада авыл халкы , татар конгрессының Чистай җирлегендәге бүлекчәсе, аның каршындагы Ак калфак оешмасы хатын- кызлары катнашачак.

Авылым тарихы
Шахмаем, туган җирем,
Бик тә якын син миңа.
Җирең – күгең, эчкән суым –
Туган як ул барысы да.
Зәкия Гарифуллина.

Туган як! Туган җир! Туган туфрак!  Туган төбәк!  Һәрбер кеше өчен  нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Алар һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән тагын да байый, тулылана, ачыграк төс ала бара. Туган якның бай тарихы һәм культурасы, табигате һәм көнкүреше – болар барысы да кече яшьтән үк балалар тормышының бер кисәгенә әверелә.  Безнең аңыбызда һәм тойгыларыбызда чагылган таныш урыннар, акрынлап Ватан образын күзалларга ярдәм итә.

Безнең Шахмай – Идел буе Болгар дәүләте чоры картасына кертелгән тарихи авыл. Риваятьләрдә сөйләнелгәнчә һәм интернет аша алынган мәгълүматларга караганда, авыл исеме бирегә иң беренче булып күчеп утырган Шәйхеморза исеменнән кыскартылып, Шахмай булып киткән. Ул хәзерге Яңа Чишмә районы үзәгеннән 14 чакрым көнбатыштарак, Чишмә елгасының сул кушылдыгы – Чаллы суы буенда урнашкан. Авылның географик урыны игенчелек һәм терлекчелек өчен уңайлы. Шахмай авылыннан 7 км ераклыкта кечкенә генә урман бар, болыннар юк. Авыл янәшәсеннән кечкенә генә елга ага.

Авылым чишмәләре, су буйлары.
Әй Шахмаем, минем Шахмаем
Матур синең кызыл ярларың,
Чишмәләрең чыга ярлардан.
Бездәгедәй тәмле суларны
Табалмассың башка һичкайдан.

Авылыбыз шагыйрәсе Гарифуллина Зәкия апаның әлеге шигырь юлларын укып, авылымны һәм чишмәләребезне күзаллыйм.  Авылыбыз иң матур җиргә – тау астына, инеш буена урнашкан. Элек исә тау башлары тоташ урман булган, киек-җанвар күп булган. Шуңададыр инде, югары очтагы бер ерым “Арыслан елгасы” дип атала. Чыннан да, бәлки, исеме үк әйткәнчә, арысланнар да яшәгәндер бу елгада. Ә “Кизләү башы” дигән ерым кызарып пешкән җиләкләргә, чияләргә, хуш исле мәтрүшкәләргә бай. Бу ерымда инешкә килеп тоташучы бер чишмә башлана. Шуңа да исеме “Кизләү башы” дип атала.

“Арыслан елгасы” белән янәшә генә кызыл ярлар тезелеп китә. Шундый төстә булганнары өчен, халык аны “Кызыл яр” дип атаган. Олылар сүзенә караганда, элек бу ярларның итәгендә мамонт сөякләре дә табыла торган булган. Бу гаҗәеп манзарага карата авылыбыз шагыйрәсе Зәкия апа Гарифуллинаның шигырь дә язган.

“…Сузылып киткән кызыл ярларың
Ниләр генә алар күрмәгән,
Гасырлардан килгән мирас ул
Күп серләрне үзенә сеңдергән…”

Безнең авылыбыз да чишмәләргә бик бай. “Бер тауда ун чишмә” дигән җыр нәкъ безнең авылыбызга атап язылган төсле. Тик чишмәне безнең халык саф мишәрчә итеп, “кизләү” дип атый. Түбән очтагы чишмә Айса бабай хөрмәтенә “Айса кизләве” дип йөртелә. “Суы тешләрне камаштырырлык чиста иде”,- дип сөйлиләр өлкәннәр.
Тагын бер чишмә “Наил бабай чишмәсе” дип атала.

“Әткәм кадерләгән чишмә бит бу! –
Кушучлап мин эчәм суларын…
Әнкәм-әткәм җырын ишеткәндәй,
Онытылып тыңлыйм чыңлавын…”
(Нәкыйп Галимов “Чишмә юллары”)

Аны чистартып, барыбызга да рәхәтләнеп ял итәрлек мөмкинлекләр тудыручы авылдашыбыз шагыйрь Нәкыйп ага Галимов үзенең әтисе истәлегенә шулай дип атый. 2004 елның 28 маенда ,бик зурлап, “Чишмә бәйрәме” үткәрелгән. Шул “Наил бабай чишмәсе” ачылу тантанасында Нәкыйп әфәнде дулкынландыргыч чыгыш ясаган:
“… Заманында Әткәм карап-тәрбияләп торган әлеге чишмәне, авылым кешеләренең, яратып: “Наил бабай чишмәсе!” – диеп йөртүләре үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Суы искиткеч тәмле аның! Шул чишмәдән ерак түгел генә урында, текә яр итәгендә тагын бер чишмә ургылып чыкты. Без авылдашларыбыз белән бергәләп аңа “Хәтер чишмәсе” дигән исем куштык. Чөнки ул безгә чал гасырлар, ерак бабаларыбыз авазын ишеттерә кебек… Быел әлеге чишмәләрне пар торбалар ярдәмендә бергә тоташтырып, боҗралы җиде улак куеп, табигый ташлардан диварлар ясап, аны халык сусавын баса, хәл җыя, ял итә торган матур бер урыга әверелдердек. Киләчәктә биредә яшьләрнең кичке уеннары, туйлары да гөрләп үтәр, Аллаһы боерса!.. Авылыбызда яңа Галиябанулар, Хәлилләр үсеп килә бит – аларга бары тик бәхетле-тәхетле матур язмыш кына телик!..”

Нәкыйп әфәнде Галиябану, Хәлил исемнәрен юкка гына телгә алмаган. Атаклы “Галиябану” әсәренең авторы Мирхәйдәр Фәйзинең атасы Мостафа нәкъ менә Шахмай авылында туган һәм биредә 19 яшенәчә яшәгән бит!

Чишмәләр – инешнең башлангычы. Авылыбызның биһисап чишмәләре инеш хасил итәләр. Инешләрне буып, буалар, зур сулыклар ясыйлар. Авыл очындагы буаны, Әхсәнов Асяфлар тора торган йорт артында булганга,“Асяф буасы” дип, шундагы күперне “Асяф күпере” дип йөртәләр. Арырак китеп, 3 инеш: Шахмай, Чертуш, Акъяр авыллары инешләре кушылган җирне “Усия” диләр. Бу – рус телендәге “устье” сүзеннән, ягъни сулыкның башка сулыкка кушылган җире дигәннән алынган.
Инешнең Акъяр авылына таба борылган урыны “Обускин” дип атала. Бу атама исә “обоз” сүзе белән бәйле. Шул җирләргә обозлар, ягъни йөк төягән атлар белән Каргалыга, Минзәләгә таба халыктан җыелган малларны куып баручылар кунарга туктый торган булганнар. Терлекләрне су буенда утлатканнар. Монда берничә генә йортлы авыл да булган. Бу җирләр тоташ болынлыктан торган. Җиләкнең дә иң күп була торган урыны шунда булган.

Авылдашыбыз Резидә Абуллина шигыре
Чишмә суы
Без чишмәгә төшәбез,
Кечкенә чиләк тотып.
“Серле” диләр чишмә суын,
Карыйсым килә йотып.
Яланаяк, басма аша
Йөгереп чыгам чирәмгә.
Әни, кара, бер күбәләк
Очып уйный тирәмдә.
Чиләгемне җиргә куям,
Чишмә суы янына.
Көмеш суы челтер-челтер
Ага инеш ягына.
Учың белән эч, ди әни, –
Алай тәмлерәк була.
Улак астына куйгачтын
Чиләгең дә тиз тула.
Шифасы бар, эч, кызым, – ди,
Чишмә суы саф, чиста.
Балачак чишмәләре, – ди, –
Кала һәрвакыт истә.

Яңа Чишмә Шахмай авылы
3нче филиал

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*