tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанда Мәҗит Гафурига багышланган шигъри-музыкаль чара узды
Башкортстанда Мәҗит Гафурига багышланган шигъри-музыкаль чара узды

Башкортстанда Мәҗит Гафурига багышланган шигъри-музыкаль чара узды

2 август көнне Мәҗит Гафуринең мемориаль йорт-музеенда Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури тууга 143 ел һәм язучыга Башкортстанның халык шагыйре исеме бирелүгә 100 ел тулуга багышланган шигъри-музыкаль чара узды.  Аның кысаларында шулай ук Мәҗит Гафуринең мемориаль йорт-музее ачылуның 75 еллыгы да билгеләнде.

Шигърият бәйрәменә Башкортстанның күренекле язучылары, шагыйрьнең иҗатын сөючеләр һәм  өйрәнүчеләр, республикабызның яшь шагыйрләре, райондашлары, композиторлар,  шәһәр хакимияте һәм Дәүләт Җыелышы вәкилләре, татар һәм башкорт җәмәгатьчелеге катнашты.

Мәҗит Гафуринең шигырьләре укылды, әдипнең туганнары истәлекләре, хәтирәләре белән бүлеште. Чара әдипнең һәйкәленә һәм каберенә чәчкәләр салу белән тәмамланды.

Чыганак: vk.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*