tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кабан күле янында Самара татар-мишәрләренең бию үзенчәлекләренә өйрәттеләр
Кабан күле янында Самара татар-мишәрләренең бию үзенчәлекләренә өйрәттеләр

Кабан күле янында Самара татар-мишәрләренең бию үзенчәлекләренә өйрәттеләр

Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында Самара татар-мишәрләренең бию үзенчәлекләрен тәкъдим иттеләр.

Программа «Вакка басу» дигән перформанстан башланды. «Самара татар-мишәрләренең биюләре бик күп төрле. Вак итеп атлап бию – Самара өлкәсендә яшәүче татарларның бию үзенчәлегенең берсе булып тора. Перформансның музыкаль өлешендә татар традицион көйләре белән беррәттән Самара татарларының фольклорыннан – «Ярмәк вагы», «Камышлы вагы» көйләре яңгырады. Алар сикереп тә, тыпырдап та бии. Кулларын кемдер аска куеп, кемдер өскә куеп бии, бу кешенең кайсы районнан булуыннан тора», – диде «Татар-информ»га педагог-хореограф Алия Мөхәммәтгалиева.

Перформанстан соң, катнашучылар белән интерактив танышу булды, аннан соң Самара мишәрләренең бию үзенчәлекләрен һәм уеннарын өйрәнү буенча остаханә үткәрделәр. Алия Мөхәммәтгалиева әйтүенчә, бию программасы культурология кандидаты, этнохореолог, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында музыка бүлегенең фәнни хезмәткәре Дәүләт Умеров материалларына нигезләнгән.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кечкенә Сабантуйга әйләнде. Кешеләр бу проектны белә, атна саен таныш йөзләр очрый. Беренчедән, бу – бию өйрәнү, икенчедән – татар телен пропагандалау, шулай ук, фольклорны саклауга да өлеш кертәбез. Татар биюе булган җирдә кеше җыела, алар тәэсирләре белән уртаклаша. Шулай итеп, быел без проектны тулаем татар биюләренә багышларга булдык. Быел ул кичке уеннар белән дәвам итә», – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Перформанста һәм мастер-класста профессиональ биючеләр – «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле солисты Фәнис Хәйруллин, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Руслан Хәбибуллин, «Казан» бию ансамбленең экс-солисты, Казан шәһәренең Идел буе районы балалар сәнгать мәктәбенең педагог-хореографы, «Алтын» студиясенең хореография мәктәбе педагог-репетиторы Лилия Хәмидуллина катнашты.

Кичәнең алып баручылары – педагог-хореограф, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең экс-артисты Алия Мөхәммәтгалиева һәм Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры Булат Гатауллин.

Кичәдә тальян, гармун, курай уен коралларында педагог – Ильяс Фархуллин, баянда «Бәрмәнчек» фольклор ансамбле оркестры музыканты Рөстәм Рафигуллин уйнады. Проектның кураторы – Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының директор урынбасары Лилия Гәрәева.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» дип аталган бию дәресләрен Казан Мэриясе Парклар һәм скверлар Дирекциясе белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе карамагындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән уздыра. Дәресләр татар телендә бара. Бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда була. Керү ирекле.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*