tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 55 ел тату гомер кичергән гаилә
55 ел тату гомер кичергән гаилә

55 ел тату гомер кичергән гаилә

Озак еллар бергә яшәү–зур бәхет һәм шул ук вакытта бу зур хезмәт тә. Төмән өлкәсендә безнең якташларыбыз арасында күп еллар бергә тату яшәгән, хөрмәткә лаеклы балалар үстергән, оныкларына сөенеп көн күргән гаиләләр булуына шатланып алар турында еш газетабыз битләрендә язабыз.

Вагай районы Птицы авылында гомер кичергән Фәхриҗамал Габбас кызы һәм Җәгъфәр Мәхөммәт улы Утяшевларның бергә яшәүләренә 55 ел вакыт узган. Аларның тормыш сукмаклары гел чәчәк түтәлләре белән генә бизәлмәгәндер, әммә, тормыш сынауларына карамастан, Утяшевлар гаиләсе сокланып сөйләрлек гомер бәйрәмнәрен каршылыйлар.

Җәгъфәр Мәхөммәт улы Вагай урта мәктәбен тәмамлап биш ел “Фрунзенский” совхозда эшли. Аннары Ялутор совхоз-техникумында укып агроном-оештыручы һөнәрен алып чыга. Совхоз социалистик ярышларда катнашып беренчелекне ала. Читтән торып Төмән авыл хуҗалыгы институтында укып галим –агроном дипломын алып чыккан югары белемле Җәгъфәр Мәхөммәт улы 1992нче елдан совхоз директоры вазифасын башкара. Күп еллар бергә гомер сукмагыннан атлап баручы Утяшевлар бер-берләренә ярдәмләшеп, киңәшләшеп яшиләр. Аларның хезмәт баскычларыннан да бертигез күтәрелүләре, балаларына үрнәк булулары да сокланырлык. Фәхриҗамал Габбас кызы: “55 ел уртак гомер узганын сизми дә калганбыз. Өлкәнәя бара балачак һәм яшьлек елларын сагынып искә алабыз. Башлангыч классларны туган авылым Ләчек мәктәбендә укыдым, аннары Тубыл шәһәренең унбишенче урта мәктәбен тәмамлап Ишим авыл хуҗалыгы техникумында белем алдым. Әтием Габбас Мәһди улы Гарифханов Бөек Ватан сугышы ветераны иде. Ул 46 яшендә вафат булды. Әнием совхозда гади эшче булып эшләде. Кече вакытымнан туган ягымны, себер табигатен яраткангадыр, мәктәпне тәмамлап авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Гаилә корып яши башлаганда тормыш иптәшем Җәгъфәр совхозда эшләде”,-дип әңгәмәбезне башлады.

Төмән авыл хуҗалыгы институтына укырга кереп галим–агроном һөнәренә укып, диплом алган белгеч совхозда бухгалтер, агроном, баш экономист булып эшли. Хатын-кызга бит әле өйдә дә өлгерергә кирәк. Ачык йөзле, яхшы күңелле, гади, мөлаем, тыйнаклыгы белән аерылып торган Фәхриҗамал апа үткәннәрне барлап:

“Элекке совхозда эшләгән хезмәт елларыбыз турында хатирәләр күңелгә бальзам кебек. Авыл хуҗалыгында тырышып эшләгән еллар онытылмый,”-ди. Алар эшләгән еллар совхозлар күтәрелгән, күәтле, табышлы елларга туры килә. Һәр авыл кешесе өчен эш була, тырышып эшлиләр, социалистик ярышларда катнашып беренчелекне алып, хезмәт баскычларыннан да күтәреләләр. Утяшевлар гаиләсе эш урыннарында гел алдынгылар рәтендә булалар. Җәгъфәр Мәхөммәт улы агросәнәгать комплексы системасында озак еллар намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Фәхриҗамал апа Утяшеваның хезмәт һәм иҗат юлында ирешкән уңышлары да горурланып сөйләрлек. Ул шигърияткә гашыйк булган шагыйрә дә. Аның иҗаты себер табигате, туган ягы белән бәйле. ”Чәчкләр бураны”, “”Яңырыш” һәм мин”, ”Очрашу” дип исемләнгән җыентыкларындагы шигырьләрен укучылары яратып укыйлар. Төмән өлкәсе шагыйрьләрнең җыентыгана рус теленә тәрҗемә ителгән Ф.Г.Утяшеваның да шигырьләре кергән. Ул Төмән өлкә губернаторы С.С.Собянинның Рәхмәт хаты, Төмән өлкә губернаторы В.В.Якушевның Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Эш урыннарында гел алдынгылар рәтендә булган Утяшевлар социаль ярышларда җиңеп күп мәртәбә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләнәләр. Икесе дә “хезмәт ветераны” дигән мактаулы исемгә лаеклылар. Ул элекке хезмәт елларын искә алып: “Эштә тырышып эшләсәк тә, гаиләдә, балаларыбызга игътибарлы булдык. Авыл җирендә үз йортларыбызны булдырып, үз хуҗалыгыбызда эшләп, гомер кичердек. Өч егет, бер кыз үстердек. Аларга тәрбия, белем бирдек. Улларыбыз Динар, Гомәр, Булат, кызыбыз Гүзәл дә югары белемле белгечләр.

Еллар узган саен гаиләң, бала-оныкларың өчен җаваплылык хисе арта. Аларның уңышларын, исән-сау яшәүләрен күреп яшәү үзе бер бәхет,”–дип сөйләде.

Әти-әниләр өчен балаларның уңышларга ирешүләре икеләтә шатлыклы вакыйга. Гүзәл Җәгъвар кызы Казан федераль университетының гомуми һәм төрки тел белеме кафедрасы каршындагы көндезге докторантурада укып уңышлы докторлык диссертациясен яклады. Бүген ул Төмән дәүләт университетының Тубылдага филиалы Д.И.Менделеев исемендәге педагогия институтында Башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы профессоры, “Көнбатыш Себер халыкларының мәдәниара коммуникациясе” фәнни лабороториясе җитәкчесе булып хезмәт итә.

Гаилә бәхетенең нигезендә-мәхәббәт, бер-берең турында кайгыртучанлык, сабыр булу, үзара аңлашып яшәү. Элекке гаилә традицияләрен саклап, милли йолаларны буыннан–буынга тапшырып, өлкәннәрне хөрмәт итеп яшәгән Утяшевлар гаиләсе “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләре һәм Төмән өлкәсе губернаторының “Алтын туй—50 ел бергә” медале белән бүләкләнгән гаилә .

                                        Римма Умитбаева

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*