tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтач районында “Татар кызы-Татар егете-2022” бәйгесенең районкүләм финалы узды
Балтач районында “Татар кызы-Татар егете-2022” бәйгесенең районкүләм финалы узды

Балтач районында “Татар кызы-Татар егете-2022” бәйгесенең районкүләм финалы узды

Алты кыз һәм җиде егет әлеге бәйгенең алгы турларында катнашып, сыналып, финалга үттеләр һәм залдагы тамашачыны үзләренең осталыклары, тапкырлыклары, җитезлекләре, җыр-биюгә хәвәслекләре белән сокландырдылар.

Кили авылыннан Илүзә Гарифуллина, Искәндәр Хафизов, Карадуганнан Алмаз Бәширов, Балтачтан Диләрә Кәшәфуллина, Кунырдан Сөмбел Гарифуллина, Нөнәгәрдән Рәдис Гыйльманов, Бөрбаштан Галия Шакирова, Бөрбаш Сәрдегәненнән Инсаф Хәлиуллин, Пыжмара авылыннан Лилия Таһирова, Чепьядан Диләрә Вәлиева, Балтач бистәсеннән Илнар Закиров, Бөрбаштан Булат Корбанов, Соснадан Инсаф Ибраһимов – залдагы тамашачыга рәхәт бер ял мизгелләре бүләк иттеләр. Җиңүче “Татар кызы” булып Балтачтан Диләрә Кәшәфуллина танылды, ә “Татар егете”ндә беренче урын Бөрбаш Сәрдегәне авылы егете Инсаф Хәлиуллинга бирелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*