tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы Милләт йортында “мәдәни ифтар” үткәрде
Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы Милләт йортында “мәдәни ифтар” үткәрде

Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы Милләт йортында “мәдәни ифтар” үткәрде

Рамазан аенда изге эшләр башкарыла,  игелекле гамәлләр, мәрхәмәтле турында мәгънәле һәм ихлас сүзләр әйтелә. Узган гасыр башында Казанның Нариманов урамында төзелгән элекке “Милләт типографиясе” бинасында Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар шурасы оештырган тирән мәгънәле “мәдәни ифтар” үтте.

Аның программасына ураза тотучыларның ифтар мәҗлесе белән беррәттән   БТК Аксаллар шурасы әгъзасы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакировның “Халкыбызның кадерле шәхесләре” китабы  турында фикер алышу кертелгән иде. Шуны исәпкә алып, бу мәҗлескә татар конгрессы аксакаллары, күренекле галимнәр, мәдәният-сәнгать һәм дин эшлеклеләре чакырылган.

Ифтарны гамәлгә куючы – конгрессның Аксакаллар шурасы рәисе, Милләт йортының йортның хәзерге хуҗасы Рәүф Хәсәнов. Ул кунакларны Галимҗан Баруди һәм Ибраһим Идрисов төзегән  тарихи бина белән таныштырды. 1908-1917 елларда биредә 1,5 млн. данә Коръән һәм мәдрәсә дәреслекләре, милли үсеш өчен кирәкле китаплар басылган.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, ифтар мәҗлесе белән берьюлы үткәрелүче китап бәйрәмен ачып, Әзһәр Шакировның татар театрында, милли хәрәкәттә тоткан урыны, иҗади һәм иҗтимагый эшчәнлеге турында әйтеп, мәдәни чараның төп мәгънәсен аңлатты.

Аннан соң китап авторы үзе дә чыгыш ясады. Ул үзенең сәхнә эшлеклесе генә  булып кына калмыйча, татар тормышында театр сәнгатенең, күренекле әдипләрнең таланты һәм бөек эшләре турында фикерләрен халыкка җиткерү теләге белән үз хатирәләрен иҗат итүе турында сөйләде.

Халык артистының хезмәтләрен, иҗатын зурлап Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Президентының татар телен саклау комиссиясе әгъзасы Камил Нугаев, татар конгрессының беренче рәисе, академик Индус Таһиров, Татарстан мөселманнары Дини идарәсенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов, галим һәм педагог, күренекле җырчы Миңгол Галиев,  Татарстан Республикасы Аксакаллар шурасы җитәкчесе Рәүф Ибраһимов, БТК ның Каан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов, күренекле галимнәр Хатип Миңнеголов, Тәлгать Галиуллин һәм башкалар чыгыш ясадылар. Журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев, китапка кергән хатирәләргә, әңгәмәләргә югары бәя биреп, аларның милли тормышка, сәнгатьне халыкка җиткерүгә тәэсире зур булуын дәлилләде.

Кичәгә килгән затлы милләтпәрвәрләр, милли аксакаллар татар халкының мәгърифәткә, мәдәнияткә омтылуы темасының Әзһәр Шакиров иҗатында һәм китапларында чагылуы турында ассызыклап әйттеләр. Авторның Камал театры буенча хезмәттәшләре Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов  һәм музыка остасы Фуат Әбубәкиров  Әзһәр Шакировның яраткан җырларын башкардылар.

Идел Болгарстанында Ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан дини һәм милли тормышның берберсенә тәңгәллеге, руханилар белән мәдәният-мәгърифәт эшлеклеләренең хезмәттәшлеге татар конгрессының мөселман дөньясы  белән уртак гамәлләрендә чагыла. Мәдәни ифтарда бу бигрәк тә ачык күренде. Әдәбият сәгнать турында фикер алышкач, тиешле догалар укылды, азан әйтелде,  Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев вәгазь  сөйләде, ахшам намазыннан соң ифтар дәвам итте.

Р.Салихов (текст, фото)

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*