6 нчы августта Кабан күле яр буенда татар яшьләре концерты узачак. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары татар поп-музыкасының яңа дулкыны вәкилләре иҗаты белән якыннанрак таныша алачаклар. Кунакларны «Оммаж» төркеме, музыкантлар Илгиз Шәйхразыев һәм Fauzia чыгышлары көтә.
Концерт Г.Камал театр янындагы төшү урынында узачак, ул 18:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясендә.