Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Айдар Сәлимгәрәев: Ел безнең тармак өчен уңышлы булды
Айдар Сәлимгәрәев: Ел безнең тармак өчен уңышлы булды

Айдар Сәлимгәрәев: Ел безнең тармак өчен уңышлы булды

«Пирамида» концертлар залында XXV «Бәллүр каләм — 2022» журналистика һәм масса-медиа өлкәсендәге республика бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы уза.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев елның журналистлар өчен уңышлы булуын әйтте.

«Ниһаять, җыелыштык. Һәр елның югалтулары һәм уңышлары була. Безнең тармак өчен ел уңышлы булды. Бүген талантлы журналистларны тәбрикләргә җыелдык. Юбилей елы булгач, бераз соңга калдык, 19 майда бәйрәмне уздыра алмадык. Безнең уртаклашырлык, күрсәтерлек эшләребез бар», – диде ул.

Татарстан журналистлары берлеге рәисе Илшат Әминов журналистларны бәйрәм белән котлады.

«Бәйрәмне озак көттек. Безнең профессиядә иң мөһиме – гуманлык, кешеләрне яратыйк, кешеләргә ярдәм итик», – диде ул

Пирамида» концертлар залында XXV «Бәллүр каләм — 2022» журналистика һәм масса-медиа өлкәсендәге республика бәйгесе лауреатларын бүләкләү тантанасы уза.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*