tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 7 май – профессиональ татар эстрадасына нигез салучы бөек җырчы Рәшит Ваһаповның туган көне
7 май – профессиональ татар эстрадасына нигез салучы бөек җырчы Рәшит Ваһаповның туган көне

7 май – профессиональ татар эстрадасына нигез салучы бөек җырчы Рәшит Ваһаповның туган көне

7 май – профессиональ татар эстрадасына нигез салучы бөек җырчы Рәшит Ваһаповның туган көне. 115 ел!

7 май, Казанда Рәшит Ваһапов һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зиннәтуллин Разил Ринат улы,  шулай ук мәдәният министрлыгы, күренекле сәнгать әһелләре катнашты. Алар арасында – шагыйрь Ренат Харис, актер Ринат Таҗетдин, профессор Фоат Галимуллин, җырчылар Зөһрә Шәрифуллина, Мирсәет Сөнгатуллин.

Кич белән Рәшит Ваһапов юбилеена багышланган бәйрәм аның туган ягында – Нижгар өлкәсенең Актүк авылында булды. Анда да Казаннан рәсми затлар һәм җырчылар катнашты. Туган авылы, Актукта, район үзәге Уразовкада, Кызыл Октябрь районы башлыгы, автономия җитәкчелеге, Түбән Новгород татар конгрессы җитәкчелеге, Ваһапов фонды директор катнашында чәчәк куелды һәм кич Ваһапов фестивале лауреатлары, Зөһрә Шәрифуллина, Ильдар кыямов һ.б. катнашында концерт оештырылды.

Моңлы сандугачны зурлап, 16 май 13:30да – Казанда Рәшит Ваһапов һәйкәле янында митинг-концерт узачак. Ваһапов фестивале лауреатлары: Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов , Алмас Хөсәенов, Рөстәм Асаев, Руслан Сәйфетдинов һәм башкалар чыгыш ясаячак. Программада шулай ук Яшь башкаручылар конкурсы-2023 лауреатларын игълан итү дә каралган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*