tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Янгында зыян күргән Йолдыз авылы татарларына гуманитар ярдәм җыелды
Янгында зыян күргән Йолдыз авылы татарларына гуманитар ярдәм җыелды

Янгында зыян күргән Йолдыз авылы татарларына гуманитар ярдәм җыелды

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет бинасында Курган өлкәсендә булган көчле янгында зур зыян күргән Йолдыз (Эчкен) авылы  халкына ярдәм итү өчен төзелгән штабка бер көн эчендә Казан халкы күпләп азык-төлек, киемнәр, гигиена кирәк-яраклары, өй җиһазлары һәм башка әйберләр алып килде. Шулай ук, ике миллионнан сумнан артык акча җыелды.

Башка  төбәкләрдә яшәүчеләр дә Йолдыз авылында фаҗигагә юлыккан милләттәшләребезгә ярдәм кулын сузырга тырыша.

Бөтендөнья татар конгрессы бинасыннан гуманитар ярдәм төялгән машина бүген юлга кузгала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*