tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тубыллылар Бөек Җиңү көнен бәйрәм итте
Тубыллылар Бөек Җиңү көнен бәйрәм итте

Тубыллылар Бөек Җиңү көнен бәйрәм итте

Тубылда Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм концерты 8 нче майда Себер татар мәдәният үзәгендә үтте. “9 май-Җиңү көне” дип аталган сәхнәләштерелгән күренеш белән “Туфан” театр студиясе бәйрәм чарасын ачты. Рольләрен оста уйнаган Римма Шәрипова, Маһинур Тимербулатова, җитәкчеләре Мәдинә Уразмәтованы алкышлар белән  озаттылар.

Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка” шигырен сөйләүче Азалия Айдуллинаның чыгышын тамашачылар яратып тыңлады. Җиңү көненә багышланган таныш җырларны Хәсән Хучашев, Динара Әпсәләмова, Айгөл Корбанова, Лариса Чамилова, “Себер нурлары” ансамбльнең, “Нур” балалар әдәби-иҗат түгәрәгенә йөрүче укучыларның чыгышлары, “Мирас” ансамбле башкаруында хәрби темага сәхнәгә куелган хореографик композицияләр беркемне дә битараф калдырмады.

Сугышта җиңүчеләр турында истәлекне саклау максаты белән эшләнгән фотозонада оештыручылар һәм тамашачылар фотога төштеләр. Бәйрәм концерты тамашачылары тыл ветераннары, Бөек Җиңү яулаучыларның оныкчыклары, өлкән яшьтәге тамашачылар туган илен яраткан батыр, чыдам халкы белән горурланып, аралашып, оештыручыларга рәхмәтләрен юлладылар. Бай, эчтәлекле концертны мәдәният үзәге хезмәткәрләре Айгөл Муратова, Зөфәр Корманов оста, сәләтле алып бардылар.

                                                      Римма Умитбаева

Тубыл

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*