tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бер генә кеше яшәгән Карачта да Бөек Җиңү көнен бәйрәм иттеләр
Бер генә кеше яшәгән Карачта да Бөек Җиңү көнен бәйрәм иттеләр

Бер генә кеше яшәгән Карачта да Бөек Җиңү көнен бәйрәм иттеләр

Карач авылында нибары бер райондашыбыз-фермерлык белән шөгыльләнүче Тәлгать Арсланов кына яши. Шуңа да карамастан авылда Бөек Җиңү алып килгән батырларның рухы онытылмый.

Моннан берничә ел элек Карачта читтә яшәүче авылдашлар ярдәме белән һәйкәл төзелде. Тәлгать абый әлеге изге, истәлекле урынны күз карасы кебек кадерләп, тәрбияләп тора.

Җиңү бәйрәменә дә һәйкәл тирәсен матурлап, тәртипләп куйган. Карачка кайткан авылдашлар белән бик матур бәйрәм оештырдылар.

Истәлекле очрашуга Татар Суыксуы авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Хамматуллина килде, туган авылларын онытмаган карачлыларны бәйрәм белән котлады. Гүзәлия ханым Тәлгать абыйга авылны яшәтүе, Бөек Җиңү алып килгән батыр авылдашларының рухын саклавы өчен рәхмәтен белдерде.

Чыганак: aktanysh-rt

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*